Гөлсара Шаһимәрданова : "Ипи пешерүче кеше үз эшен яратып, күңел биреп башкарырга тиеш"
Гөлсара Шаһимәрданова тумышы белән Иске Арыш авылыннан. Әти-әнисе гомер буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт итәләр. Гаиләдә алар өч бала үсәләр.
Гөлсара апа балачактан тегәргә, чигәргә, бәйләргә ярата, ул һич кенә дә үзен ипи пешерүче булырмын дип уйламый. Мәктәпне тәмамлагач Гөлсара апа хезмәт юлын төзелеш оешмасыннан башлап җибәрә.Эштән курыкмый, тырыш, кулыннан бар эштә килә торган кызчык монда да сынатмый.
-Ул вакытта эш авыр булса да эшләве күңелле иде. Яшь вакыт, нинди эш кушсалар да йөгерә-йөгерә башкара идек.Төзелештә бит анда эшләгән эшең күзеңә күренә, - дип сүзен башлады Гөлсара апа. -Икмәк пешерү комбинатына ипи пешерүчеләр кирәк дигәч, эшләп карыйм да, булдыра алмасам китәрмен дип килгән идем, шуннан соң 40 ел вакыт үтеп киткән. Һәм шул еллар эчендә бер тапкыр да әллә эштән китим микән, дигән уй башыма да килмәде.
Коллективыбыз дус-тату, җитәкчеләребез эшләгән кешенең кадерен белә. Хәзер эшләве дә җиңелрәк, элек бар эш кул көче белән башкарыла иде. Замана алга барган саен күп кенә техникалар барлыкка килде, шулар безнең хезмәтебезне җиңеләйтте.
-Гөлсара апа, эшегез җаваплы, ипи уңмаган вакытлар буламы?
-Ипи пешерүче кеше үз эшен яратып, күңел биреп башкарырга тиеш.Үземнең беренче эш көннәремдә: “Ипи пешәр микән? Пешми калмас микән” дип мич каршында биеп торган чакларым да күп булды. Ипи тәмле булып пешсен өчен тырышып эшлибез, чөнки ипи табыныбызның күрке.
-Гаиләгез сезнең бу хезмәтегезгә ничек карый? Төннәрен дә эшләргә туры килә ич.
-Гаиләгә килгәндә тормыш иптәшем Сәүдахан белән өч бала тәрбияләп үстереп олы тормышка аяк бастырдык.Тормыш юлым бик җиңелләрдән булмады. Нинди генә кыен чакларым булса да уфтанмадым, еламаска тырыштым. Авыру иремне ахыргача тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Бүгенге көнемә мең шөкермен.Эшләргә эшем, сәламәтлегем, балаларым, оныкларым бар. Бәхет өчен тагын ни кирәк, - дип елмая әңгәмәдәшем.
Гөлсара апаны тыңлап утырганда минем башыма нинди генә уйлар килмәде.Көләч йөзле, киң күңелле ханымга язмыш нинди генә авырлыклар биреп карамаган.Шуңа да карамастан ул үзендә яшәр өчен ихтыяр көче таба белгән.Күңел төшенкелегенә бирешми, яраткан эшеннән тәм табып, пешергән ипиләре белән балыкбистәлеләрне сөендерә бирә.
Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia