Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлнара Сафина : " Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, «Демография» милли проектының бер өлеше булган «Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында халык  арасында сәламәт туклануга багышланган агарту эшләре алып барыла.

Сәламәт туклану турында материаллар Балык Бистәсе муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган, социаль челтәрләрдә дә даими басылып тора, шулай ук эштә куллану өчен районның муниципаль учреждениеләренә җибәрелә. Сәламәт туклану турында тулырак мәгълүмат белән сайтта  танышырга мөмкин (www.здоровое-питание.рф).

Азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгына һәм сыйфатына күзәтчелек дәвам итә. Әйтик, 2020 елның ноябреннән, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 14 октябрендәге Пр-1665 номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүчеләрне һәм белем бирү оешмаларын планнан тыш тикшерүләр 1-4 сыйныф укучыларына түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә субсидия алган барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә үткәреләчәк. Чаралар барышында документлар булу һәм аларны дөрес тутыру, азык-төлек блогларының торышы, аларның санитар-эпидемиологик таләпләренә туры килү-килмәүгә, кулинария продукциясен әзерләү шартлары һәм технологиясе буенча таләпләрнең үтәлешенә бәя биреләчәк.

 

Гөлнара Сафина,

rулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса