Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлфия Галимова: "Техникум тормышында да студентлар белән төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырып торабыз"

Шушы көннәрдә район агротехник техникумында студентлар көненә багышланган кичә булып узды. Анда техникумның студентлар үзидарәсе органы һәм һәр төркемнең уку  активистлары катнашты.

Кичә һөнәри техник белем бирү гимны белән башланып китте. Алып баручылар беренче курс студенты Руслан Гайнетдинов һәм өченче курс студенты Карина Әгъзәмовалар студентлар көне турында сөйләп үттеләр. Аннан концерт программасына күчтеләр. Биредә белем алучы студентлар һәрьяктан талантлылар икән. Үзләре җырлый, үзләре гитарада уйный. Чыгышлар  ике телдә барды. Агымдагы елның “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” булуы да кичәдә ачык чагылыш тапты. Алып баручылар милли киемнәре белән дә игътибарны җәлеп итеп торды.

Конкурсларда да актив катнашты студентлар. Техникум тормышына кагылышлы сорауларга җитез генә җавап таптылар. Соңыннан жюри әгъзалары нәтиҗәләр буенча  “техникумның иң тапкыр, иң акыллы студентын” билгеләделәр. Студентларны бәйрәм белән котларга «Форпост» директоры Марина Николаева да килгән иде. Ул техникумның иң актив укучыларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

- Студентларыбыз активлар. Районда, республикада оештырылган чаралардан, бәйгеләрдән читтә калмыйлар. Конкурсларда җиңүләр яулыйлар. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында узган “Байлыгым минем – Туган телем” әдәби-музыкаль кичәдә дә катнаштылар. Төрле милли киемнәрдән  кунакларны каршы алып тордылар. Бер укучы кызыбыз үзбәк биюен башкарды. Техникум тормышында да студентлар белән төрле чаралар, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырып торабыз, - дип сөйләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфия Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса