Гөлдания Хәйруллина телевизордан ник күренмәгән?
Эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллина телевизор экраннарыннан да, сәхнәдән дә беравык югалып торды...
Хәзер яңадан иҗат дөньясына чумган ул. Шушы көннәрдә “Татар-информ” хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова, җырчы белән бер хәйрия концертында очрашып, югалып торуының серләрен сорашкан.
- Әйе, соңгы вакытта тамашачылар мине югалтты. Ләкин үземне татар эстрадасыннан бөтенләй читләштем дип әйтә алмыйм, һәрдаим иҗат дөньясында кайнадым. Яңа җырлар яздырдым, яңа программа эшләдем. Төрле район һәм шәһәрләрдә гастрольләргә дә йөрдем. Чит илләрдә дә чыгыш ясарга туры килде. Ун елдан артык телевидениегә генә төшә алмадым мин. Экраннардан күренми торгач, тамашачы югалтты. Тапшыруларга катнашырга чакырсалар, ризалашмый идем. Берара бик нык битем бозылды, бу хакта күпләр белә инде. Бармаган җирләребез, күренмәгән белгечләребез калмады. Нәрсәдән шулай булгандыр, төгәл әйтүче булмады. Аллаһка мең шөкер, хәзер барысы да җайланды. Үземне бик яхшы хис итәм, хәзер телевидение-радиодагы тапшыруларда да катнашам. Хәлемне белергә теләп, сәламәтлегем өчен кайгырып шалтыратучылар күп булды. Тугры тамашачыларыма рәхмәт, алар миңа иҗат итү өчен көч бирде, - диде ул.
фотоvk.com
https://kiziltan.ru/kultura/13393-gldaniya-hyrullinany-televizorda-krenmene-sbbe-bite-bozyluy.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа