Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үги бала булсаң әтигә...

Үзеңә гомер биргән әтиеңә үги булсаң... Алай да буламыни дисезме? Була икән шул. Бала чакта аңардан наз да, ярату да күрә алмассың, үсә төшкәч, аңлашу, киңәш бирү дә булмас, кирәк чакта терәк, таяныч та тоймассың... Минем язмам геройлары язмышы белән чагыштырганда бу кадәресе дә пүчтәк булып тоелыр. Күптән түгел редакциябезгә...

Үзеңә гомер биргән әтиеңә үги булсаң... Алай да буламыни дисезме? Була икән шул.

Бала чакта аңардан наз да, ярату да күрә алмассың, үсә төшкәч, аңлашу, киңәш бирү дә булмас, кирәк чакта терәк, таяныч та тоймассың... Минем язмам геройлары язмышы белән чагыштырганда бу кадәресе дә пүчтәк булып тоелыр.

Күптән түгел редакциябезгә Балтачыбызның бик тә хөрмәтле бер өлкән кешесе шалтыратып, кеше ышанмаслык шушы хәлләр турында сөйләде. Вакыйгалар шул хәтле куе, караңгы төсләргә буялган иде, телефоннан гына очына чыгып булмады, күзгә-күз очрашырга, кайбер документлар белән танышырга туры килде.

- Мин бу гаиләне бик әйбәт белсәм дә, аралашкан кешеләрем түгел иде. Шуңа күрә андагы хәлләрнең күпчелеген үзем дә соңлап кына ишеттем, - дип башлады ул бу кызганыч хикәятне. - Бер өлешен әти кеше үзе, ахыр чиккә җиткәч сөйләде, ә бер өлешен аның вафатыннан соң белдем.

Ул сөйләгәннәрне сезгә дә бәян итәбез.

...Каты холыклы була N. абый. Гомере буе хатыны, балалары үзеннән түгел, күләгәсеннән куркып яши. Бу курку шулкадәр көчле була, балалары үзләре әти-әни, әби-бабай булгач та, ни үзләрен, ни әниләрен яклый алмаслык булып үсә. Әтигә каршы дәшәргә, каршы чыгарга ярамау дигәнең каннарына сеңгән була. Бу өйдә бергә яшәү мөмкин түгеллекне аңлаган улы да үз куышын булдыру чарасын күрә. Тик гомере буе холыксыз ир кубызына биегән әни кешенең генә чыгып китәр урыны калмый - китсәм, балаларны өйсез калдырачак, икебез бергә газапланып төзегән йортыбыз читләргә калачак дип тә шикләнә ул. Әле сау-сәламәт чагында ук бернинди хокукы булмаган хатын, күрәчәгенә, картаймыш көнендә тома сукыр кала.

- Иремнең бер таягы бар иде. Гомерем буе шуның белән ике каш арамны төйде, сукыр калуым да шуның галәмәте генә, - ди ул бүген. Сукырлыкка башка чирләр дә өстәлә: берәм-берәм аяк-куллары хәрәкәтләнүдән туктый - ул урынга кала. Берәү булса, ярдәмгә килгән балаларын сөенә-сөенә әниләре янына кертер, килгәннәре өчен рәхмәт кенә әйтер иде. Тик N. абый гына түгел. Ялынулар-ялварулар, гомер иткән карчыгының, балаларының күз яшьләре дә ярдәм итми. Киресенчә, балаларының һәр гамәле әти кешедә әйтеп бетермәслек агрессия генә уята.

Балаларны әниләре белән күрештермәс өчен барысын да эшли ул: карчыгын коллыкка алгандай (хәрәкәтсез ханым нинди каршылык күрсәтә алсын?!) кылана, өен бикли, берсен дә кертми. Әле алай гына да түгел, өен... сак бүлегенә тоташтыра, балалары ишеккә килүгә, кнопкага баса. Сигнал буенча килгән хезмәткәрләр улына алты тапкыр 500әр сум штраф түләтергә мәҗбүр була. Ә киленнәре, шушы килгән хезмәткәрләр белән сөйләшеп, алар белән бергә эчкә керә, әбинең хәлен белә, алып килгән күчтәнәчләрен калдыра ала. Тик бу гамәле өчен икенче тапкыр килүендә инде әти кеше аны берничә урам буе куып бара... Әнисенә алып килгән ризыкларны кызының форточка аша калдырганын белгән ата әлеге тәрәзәне ачылмаслык итеп томалата... Бу кансызлыклар турында балалар тиешле органнарга түгел, чит кешеләргә дә сөйләргә курка. Беләм, бу юлларны укыган һәркем алар урынында мин булсам... дип гайрәт чәчәдер. Мин дә шул фикердә. Әниеңнең караучысыз, тәрбиясез, ярдәмчесез, яклаучысыз икәнен белсәң, аны коткару хакына теләсә нинди адымга барасың. Бәлки бу балалар әти кешенең тагын әллә ниләргә сәләтле булуын белеп курыккандыр да, аның холкын яхшы белгәнгә берни эшләмәгәндер дип акларга гына кала. Юкса, бу гамәлләре белән инде үзенең янәшәдәгеләргә куркыныч тудыруын раслаган ир затына "урын" да, закон да күптән табылырга тиеш булган ләбаса.

Ярый әле, читләр катнашыннан башка гына да барыбызны да "үз урыны"на утырта торган изге көчләр бар. Һәр гамәлебез өчен җавап бирергә туры килүен, бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайтасын гына онытабыз шул... Көннәрдән бер көнне N. абыебыз да нык авырый башлый. Табибларга барып карый, игътибар иткән кеше юк, хастаханәгә бара, юньле дәвасын билгеләмиләр...

- Миңа да ул ярдәм сорап шалтыратты, - дип дәвам итә танышым. - Авыртуы түзеп булмаслыкка әйләнгән иде. Таныш табибларыма шалтыраттым, ярдәм күрсәттеләр. Бераз хәл алгач, үкенгән тавыш белән ул: "Мин бит ачу белән зур ялгышлык эшләдем. Өйне чит кешегә яздырдым. Хәзер кире кайтарып бирүләрен сораган идем дә, бик зур акчалар сорыйлар," - диде. Мин ул чакта бу кадәресенә кысылмадым. Социаль яклау бүлеге җитәкчесенә хәлне аңлатып, аларның икесенә бер хезмәткәр билгеләүләрен сорадым. Тыңладылар, рәхмәт төшкерләре. Миңа ярдәм итә торган кызны аларга да билгеләделәр. Ярты көн берничә сәгать аларда, ярты көн берничә сәгать миндә булганга, бу кыз аша мин андагы хәлләрне белешеп тордым.

Үкенгән рәвеш китерсә дә, әти кеше артыгын мәшәкатьләнми, ярдәм сорап, бер генә органга да мөрәҗәгать итми. Өй документларын да кайтара алмыйча, вафат була. Аны соңгы юлга документта өенә хуҗа булганнар түгел, үзе гомере буе каһәрләгән балалары озата... Шул көннән башлап, алар әниләрен бер генә минутка да ялгыз калдырмый, чиратлашып тәүлек әйләнәсе карыйлар, социаль хезмәткәр белән бергәләп тәрбия кылалар. Аларга өйләрен кире кайтарырга ярдәм итәргә теләүче яхшы күңелле кеше дә табыла. Кәгазьдә билгеле бер суммага сатылган кебек күренсә дә, алыш-биреш кәгазенең законлылыгы шик тудыра ди ул ханым. Рәсәй кануннары буенча алыш-биреш килешүе төзелгәндә сатучы кеше шул вакытка үз гамәлләренә бәя бирерлек дәрәҗәдә булуы турында психоневролог һәм наркологтан белешмә бирергә тиеш. Ә N. абыйдан аны сорап тормаганнар, чөнки күп еллар нәкъ менә психик тайпылыш белән исәптә торучы кеше белән мондый килешү төзеп булмасын гына аңлаганнардыр. Бабаебызның соңгы диагнозы да бик хәтәр: турыдан-туры кешенең психикасына тәэсир итә дип язылган. Әле өстәвенә, урын өстендә булса да, бүгенге көндә исән булган әни кеше бу йортта яшәүчеләр исемлегендә күренми, алай гына да түгел, күзләре күрмәгән, куллары хәрәкәтләнмәгән кеше имза да куйган булып чыга... Бу йортта пропискада булган балаларны да өйнең яңа хуҗалары суд аша пропискадан төшергән, фәкать балигъ булмаган балалары гына калган... "Бөтен өметебез судта. Ул гадел кара чыгарыр дип бик ышанам," - ди танышым.

Нинди уйлап чыгарылган хикәят - әкият яздыгыз монда, дип гаҗәпләнәсеңдер, хөрмәтле укучы. Их, әкият булса иде ул, беренчедән, барлык әкиятләр дә әйбәт тәмамлана бит. Икенчедән, бөтен кеше бер-берсен таный, белә торган бистәбездә шушындый хәлнең булуы бик кызганыч. Билгеле сәбәпләр аркасында исем-фамилияләрне күрсәтә алмадык. Әмма суд нәтиҗәләре белән дә, бу гаиләгә якыннан ярдәм итүче кеше турында да без әле сезгә хәбәр итәрбез. Без дә бит чын күңелдән гаделлек тантана итүен телибез.

http://baltaci.ru/news/җәmgyiyat/gi-bala-bulsa-tig

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев