Үги ата 4 яшьлек кызын үтергәнче кыйнаган
Фаҗига 8 мартта Тамбовтагы бер йортта булган.
Кичкә таба 4 яшьлек кыз бала киреләнә һәм көйсезләнә башлый, ә бу 29 яшьлек үги әтисенең бик нык ачуын чыгара. Ярсыган ир күп тапкыр баланың башына һәм тәненә суккан, дип хәбә итә Риа Новости.
Икенче көнне иртән баланың мәетенә әнисе тап була һәм ул полиция чакырткан. Кызчык башына зыян килүдән үлгән. Гепләнүче үги ата кулга алынган.
фото сайт архивыннан алынды.
http://shahrikazan.com/news/yazmalar/gi-ata-4-yashlek-kyzyn-tergnche-kyynagan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев