Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геройларга мәңгелек дан!

1941 елда тынычлык һәм сугыш арасында фаҗигале сызык үткән 21 июньнән 22 июньгә каршы төннең символик мәгънәсе зур.


Бөек Ватан сугышы башланган көн бөтен кешелек өчен куркыныч сынау булды. Без бабаларыбызга һәм аталарыбызга тыныч тормыш биргәннәре өчен рәхмәтле.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан балыкбистәлеләр Үзәк мәйданга «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә килделәр һәм бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышы дәһшәтләрен белгән һәркемне хөрмәтләделәр! Күккә Мәңгелек хәтер символы булган ак шарларкүтәрелде. Мәңгелек ут янәшәсендә янып торган шәмнәр, гирлянда, чәчәкләр куелды.
   
  22 июнь. Бу көн безгә Бөек Ватан сугышы фронтларында катнашкан, тылда ачлык һәм михнәтләр кичергән, фашист лагерьлары тоткыннары, үз гомерләре бәрабәренә илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яулаган барлык кешеләрне искә төшерә.    Балыкбистәлеләр Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингка җыелдылар, бер минут тынлык белән аларның истәлеген хөрмәтләделәр.  
 - Безнең һәркайсыбыз белә, 1941 елның 22 июне - бөтен дөньяның, илебезнең иң куркыныч фаҗигасенең башы  һәм Совет халкының фашизмны җиңүе 27 миллион гомер бәрабәренә яуланган бу датаны кайгы белән искә алабыз.  Яшь буын Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыкларын белсен һәм истә тотсын өчен, планетаның бер генә ноктасында да мондый хәл кабатланмасын өчен ел саен митинг үткәрәбез,  - диде район башлыгы Радик Ислямов.  
Балыкбистәлеләр сугышта һәлак булган ватандашлары, якташлары һәм туганнары хөрмәтенә гирляндалар, чәчәкләр салдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев