Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гәбдерәшит Нәҗипов һәм Фәрит Адиатуллин  Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укучылар белән очраштылар

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Гәбдерәшит Нәҗипов һәм Котлы Бөкәш авылы янгынга каршы тору аерым посты начальнигы Фәрит Адиатуллин  Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укучылар белән очраштылар.

Алар балаларга Яңа ел уенчыкларыннан сак файдалану, янгын куркынычы булган пиротехника әйберләрен (мамык, фейрверк, бенгаль утлары, петард) куллану турында әңгәмә үткәрделәр.

- Безнең җирлектә су буалары бар, аларда әлегә тимераякта  шуу куркынычсыз түгел,- дип билгеләп үттеләр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса