Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газыйм Вәгыйзов: «Авыл офыклары»-гомер юлдашым»

Елның-елында газетабызга язылучылар арасында лоторея уйнатып, бүләкләр тапшыру кебек күркәм гадәтне быел да дәвам иттердек.

Әле узган атна ахырында гына әлеге уен нәтиҗәләре буенча билгеле булган ун җиңүче исемлегендә күптәнге танышым, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы- ветеран Газыйм Вәгыйзов исемен күргәч, аның өчен сөенеп үзе белән элемтәгә кердек. Белгәнемчә, ул район газетасын бала вакытыннан бирле үз итә. Мәктәп елларында үзенең тәүге мәкаләләре, шигерьләре дөнья күрүе хакында сөйләгәннәре хәтердә. Ә инде шәхсән үзенең яздырып укый башлавына быел 50 ел тулган икән. Менә бит, көтмәгәндә бәләкәй генә бу юбилейга бүләк кебегрәк килеп чыга инде бу.
    Ә Вәгыйзовлар хакында сүз чыккан икән, бераз үткән хатирәләрне  яңарту комачауламас дип уйлыйм. Алар белән без инде бик күптәнге яхшы танышлар. Газыйм дусның әтисе Габделгазиз абый Вагизов фронтовик-инвалид, авылның һәм районыбызның иң һөрмәтле кешесе иде. Чөнки, ул фронттан яраланып кайтуына карамастан бар гомерен җаваплы эштә-халкына хезмәттә үткәрде. 1946 елда туган авылы Югары Тегермәнлеккә кайткач аны мәктәпкә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары итеп кабул итәләр. Аннан соң, бик матур, пөхтә ялгышсыз язуын, оста итеп рәсем ясауын белеп, бар яктан да гыйлемле, алдынгы карашлы ветеранны авыл Советы аппаратына алалар. Соңыннан, шактый еллар дәвамында фронтовик Габделгазиз абый  Вагизов авыл мәдәният йортын җитәкләде.  Әлбәттә, газетабызның ышанычлы якын дусты һәм даими хәбәрчебез дә иде әле ул. Аларның газетабызны гаиләләре белән алдырып укулары яхшы мәгьлүм. Габделгазиз абый белән тормыш юлдашы Бибисара апа бер дигән матур, күркәм тормышта яшәп 3 кыз белән бер малай тәрбияләп үстергәннәр.

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
                
 Галим Аман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса