"Авыл офыклары" гәҗите хезмәткәрләре үз укучыларын балалар үзәк китапханәсе бинасына җыйды. Тугры укучыларга спонсорлар бүләкләр әзерләгәннәр иде. Газетага язылу турындагы 16 квитанция хуҗаларын бүләкле итте .
Кичәне китапханә методисты Гөлшат Хөсәенова алып барды. "Авыл офыклары" гәҗитенең үткәнен барлап, анда эшләгән, лаеклы ялга киткән кешеләр турында сөйләде. Быел аның дөнЬя күрүенә 85 яшь тулды. Шушы еллар эчендә ул бай тарих туплаган, республика күләмендә танылган язучы, шагыйрьләр тәрбияләгән җирлек.
Залда өлкән яшьтән алып бакчага йөрүче балаларга кадәр килгән иде. Балаларга иң җаваплы вазыйфа - барабанны әйләндереп квитанцияне алып бирүне тапшырдылар. 2016 елны истә тотып чарада химаячебезнең 16 бүләге үз хуҗаларын тапты. Районыбызның талантлы мәдәният хезмәткәрләре Илгизәр Җәләлов, Марсел Җәләлов, Фәүзия Хөсәеновалар кичәгә ямь өстәп үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Ә иң зур бүләкләрнең берсе ЖК телевизор иде. Ул Зур Мәшләк авылыннан, элеккеге мөгаллим Газыйм Вәгыйзовка насыйп булды.
Килгән кунаклар арасында газетаның беренче басылып чыккан көненнән үк яздырып алучылар да бар. "Мин кечкенә вакытта "Октябрь юлы" исеме белән чыга иде инде ул. Безнең гаилә аны беренче саныннан ук алдырган. Газета эчтәлеге белән миңа бик ошый. Хәтта, Казанда яшәүче улым да кунакка кайткач газетаны еш кулына ала. Башыннан ахырына кадәр укып чыга. Газетаның язмышы озын гомерле булсын иде",-дип теләкләрен җиткерде Надежда Бухарина. "Гәҗиткә җитмеш елга якын язылабыз. Мин ул вакытта мәктәптә укый идем әле",-дип искә алды хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тарих укытучысы Марина Трофимова. Ә Зәйтүнә Сафина, Лира Бәдретдиновалар кырык елдан артык гәҗитнең аерылгысыз дуслары икәннәр. "Газетаның килгәнен көтеп алабыз. Иң элек беренче биттәге яңалыкларны укыйм. Аннан калган битләренә күчәм. Гыйбрәтле хәлләр, гаилә темасына язылган мәкаләләр ошый миңа",-диде Зәйтүнә апа. "Танышларымның исемен күрергә теләп мин иң беренче котлауларны укый башлыйм. Аннан калган битләрен укып чыгам. Районда булган яңалыклар белән кызыксынам",-дип сүзгә кушылды Лира апа.
Ә түбәндә бүләкләребезгә ия булучыларның исемлеген тәкьдим итәбез:
Равил Фарзиев- Котлы Бөкәш;
Лира Федорова- Биектау;
Нурсинә Хабибуллина-Полянка;
Руфия Мөхәммәтгалиева-Балык Бистәсе;
Евгенийй Клюев-Шумково;
Хәйдәр Гайнетдинов-Яңа Арыш;
Надежда Басаркина;
Гребенщикова- Балык Бистәсе(Алиш урамы);
Нурмахамед Гаффаров-Балык Бистәсе;
Рөстәм Вахитов- Балык Бистәсе;
Төп бүләк иясе Газыйм Вагыйзов-Зур Мәшләк.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз, алга таба да газетабыз белән бергә булуларын теләп калабыз!
Гөлназ Зарипова фотолары.
Җиңүчеләребезнең берсе Нурсинә Хабибуллина редакциядә кунакта булды.
Кыймәтле бүләккә Петр Басаркин лаек булды.
Нет комментариев