Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетабызның актив хәбәрчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова чиләк- чиләк җиләк җыйган

Газетабызның актив хәбәрчесе Яңа Арыш авылы кызы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова шушы көннәрдә җиләк җыю белән мәшгуль.

 “Авылым тирә юне болынлыкларга бай. Быел җиләк тә мулдан булды, Аллага шөкер. Җиләк җыярга бик яратам. Көнгә ике тапкыр барам. Үзем белән улымны да алам әле. Икәү бергә күңеллерәк бит”,-ди ул. Казаннан кайткан кунакларына, Питрәч районнында яшәүче сеңлесенә, үзләре өчен дә шушы көннәрдә генә дә чиләк- чиләк җиләк җыйган ул. Бер никадәрен туңдыра, бер өлешеннән кайнатма ясый. Ул ясаган кайнатма рецебын сезнең белән дә бүлешәбез.

Иң элек җиләкләрне чемли ул. Аннан 1 кг җир җиләгенә 1,200 кг шикәр комы салып кайнатырга куя. Кайнап чыккач кайнатманы тагын өч тапкыр бишәр минут кайнатып ала. Соңыннан кайнатмага 1 стакан шикәр комы салып болгата. Стерилләшкән банкаларга тутырып куя.

 

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса