Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетабыз игълан иткән «Бакча уңышы - үлчәүдә» конкурсына нәтиҗә ясалды

Газетабыз игълан иткән «Бакча уңышы - үлчәүдә» конкурсына нәтиҗә ясалды.

 Быелгы уңышның муллыгына караганда бәйгедә катнашучылар да күп булыр кебек иде. Тик, ни кызганыч, газета укучыларыбыз бу юлы пассивлык күрсәттеләр. Шулай да күңел төшенкелегенә бирелмәдек, катнашучыларны редакциябезгә чакырып бүләкләребезне тапшырдык. Конкурста катнашкан Балык Бистәсеннән Гөлфия Гарипова, Рус Әшнәгеннән Ульяна Мокеева редакциянең истәлек бүләкләренә лаек булдылар. 


Конкурсның тәүге катнашучысы Сәрия апа Низамованы укучыларыбыз хәтерли булыр. Үзе үстергән эре сортлы помидорларын алып, редакциягә елмаеп кергән иде ул. Бакчасыннан җыелган уңышлары турында сөйләде, үзе әзерләгән рецептлары белән бүлеште. Әмма Сәрия Низамованың вафаты турындагы хәбәр барыбыз өчен дә көтелмәгән булды...

Тормышның кырыс кануннарының берсе иде бу... Без бүләгебезне аның гаиләсенә тапшырырга карар кылдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса