Газета гомерлек юлдашына әйләнгән
Трой-Урай авылында яшәүче күптәнге танышымнан гомере буена район газетасын алдырып укучы турында ишеткәч без шунда юл тоттык.
Авыл кешеләре бер-берсенең кылган гамәлләрен яхшы беләләр, диюләре хак икән шул. Чыннан да, Әнисә Зиннур кызы Гыйлемханова кече яшьтән үк инде район газетасын кулына алып яратып укырга гадәтләнгән. Мәктәпне тәмамлагач әллә инде үзенең балалык елларыннан ук мәдәният белән ныклап торып кызыксынуын искә алып аны авыл клубына эшкә алганнар. Казан шәһәрендә кыска вакытлы курслар тәмамлап кайтканнан соң ул анда 7 ел хезмәт куйган.
Аннан соң үзен шушы авылдагы Саклык банкына эшкә чакырганнар. Ул биредә 22 ел эшләп лаеклы ялга чыккан. Ә инде үзенең яшьлек чорларыннан очрашып йөргән егете Камил белән гаилә корып җибәргән көннән башлап алар районда нәшер ителә торган “Октябрь юлы”, аннан соң “Авыл офыклары”газетасы белән дә ныклап торып дуслашып киткәннәр, аларның аны алдырмый калган еллары булмаган.
Газетаны алар көтеп алганнар һәм әлбәттә инде чиратлашып укырга гадәтләнгәннәр. Кызганыч, тормышлары җайланып балалары үз юлларыннан таралышкач кына, биш ел элек иптәше Камил кинәт вакытсыз арабыздан китеп барган. Менә шундый ямансу минутларында да ул кулына газета алып кайгы-хәсрәтләрен һәм көндәлек мәшәкатьләрен беразга гына онытырга тырыша. Кыскасы, аның инде менә шушы кырык биш ел вакыт эчендә аның районыбыз матбугатына бер көнгә генә булса да соңарып яисә онытып бөтенләй язылмый калганы булмаган.
Ә газетабыз аңа хезмәтендә дә, тормышында да ышанычлы юлдашына әйләнгән. Чөнки, ул аннан район, авыллар тормышы, хезмәт сөючән халкы, гомумән үзе өчен берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч язмалар табып укып танышырга ярата.
Шулай итеп ул әле дә элеккеге чорлардагы кебек өенә бик күп газета-журналлар алдырып алар белән кызыксынып яшәвен дәвам иттерә. Аның сүзләренә карганда район газетасы күңеленә якын булып тора.
Бигрәк тә башваткычлар чишәргә яратуын да яшермәде ул.
Бүгенгесе көнне башкалар кебек ул да телефоннан хәбәрләр белән танышуын яшермәде, шул ук вакытта социаль челтәрләргә ышанып бетмәвен дә әйтте. Аның фикеренә караганда, газета яңалыклары күпкә ышанычлырак һәм чынбарлыкка туры килә.
Быелгы икенче яртыеллыкка да газетага язылып куйганнар. Әнисә ханым редакциядә эшләүче барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләп калды. Ә без үз чиратыбызда даими укучыбызга безнең газетадан аерылмавын теләп калабыз.
Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia