Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гасырлардан килгән һөнәрнең дәвамчысы булырмы?

Яңа Саладан Нәгыймулла ага Хәбибуллинны белмәүчеләр юктыр инде ул. Чабата үрүче останың даны бик еракларга таралган.

Аның турында матбугатта күп язылды, тапшырулар  әзерләнде. Без дә очрашырга ниятләдек, ни хәлләрдә яшәп ята икән безнең Нәгыймулла бабабыз дип, Яңа Сала авылына чыгып киттек.
Еллар яшьне куалап тугыз дистәне тутырса да, Нәгыймулла ага ир-егетләрчә җитезлеген, күңел көрлеген һич кенә дә югалтмаган. Әллә каян елмаеп каршыбызга чыкты. Аның белән ничек сүз башларбыз икән дип тә аптырыйсы түгел. Әнә тез башына юкә кабыгы телемнәрен җайлап кына бәйләде дә чабата үрергә кереште ул. Сүз артыннан сүз ялганды. Күпне күргән аксакалның үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйләрлеге, яшьләргә бирерлек киңәшләре җитәрлек. Зиһене яхшы, өстәвенә җор телле.  
–Әни ике урак арасында тудың син, дип әйтә торган иде миңа. Таныклыкка 1930 елның 30 августында дип язганнар. Гаиләдә 2 малай, 4 кыз үстек. Әти сугышның беренче елында ук фронтка киткән, шуннан хәбәрсез югалды. Авыр вакытлар, кимсетүле еллар баштан үтте инде. 11 яшемдә генә идем, әни безгә – 5 баласына да чабата үрергә өйрәтте. Ул чакта бөтен кеше аягында да чабата иде шул. Үрә белгәннәр үреп киде, үрә белмәгәннәр сатып алды дигәндәй...
Нәгыймулла ага үзе сөйли, ә кулларындагы юкә телемнәре арасында шөшле уйный. Бүлдерергә базмый, әңгәмәнең дәвамын тыңлыйбыз.
–Мәктәптә укырга вакыт тимәде миңа. 2 класс белем белән генә калдым. Шунысына да бик шөкер итәм. Кеше көлдерерлек яшәмәдек, Аллага шөкер. 13 яшемдә үгез җигеп җир сукаладым, чәчүен чәчтем, көтү көттем. Мин эшләмәгән эш калмагандыр инде ул. Эшләп, чыныгып үстем. Кулың эш белсә, ялкау булмасаң берәү дә ач-ялангач булмый. Барыбер җае чыга аның, – ди Нәгыймулла ага.
(тулысынча газетада укый аласыз)

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса