Галия апа Нургалиева :"Дөньялар тыныч булсын, кабат сугышуты кабынмасын"
Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар.
Кеше туксан яшен тутыргач картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар.Кеше туксан яшен тутыргач картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар.
Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, яшәү ямен, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр арабызда яши. Шуларның берсе авылдашым, Түбән Тегермәнлек авылыннан – йөзъяшәр Галия әби.
Әтисе Гобәйдулла, әниләре Бибисафифәләрнең ишле балалы гаиләсендә икенче сабыйлары булып, 1922 елда дөньяга килә Галия апа. Бик зирәк, уңган, чибәр, бөтерчек кебек кыз булып үсә ул. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Гел җирдә эшләгән. Озак яшәвенең серен яшь чакта үләннәр ашап тукланудан күрә. Бүгенге тормышын җәннәткә тиңли. «Ашарыма ризыгым, кияргә киемем җитәрлек. Нәрсә кирәк тагын? Җәннәттәге кебек яшим бит», – дип елмая ул.
1941 нчы елны тырышлыгын, уңганлыгын күреп 19 яшьлек кызны бригадир итеп куялар. Кешеләр белән уртак тел таба, алар белән бертигез эшли, тормыш арбасының авыр ягын күбрәк үзе тартучы чандыр гәүдәле 19 яшьлек кызга каян килгәндер шулкадәр көч, тырышлык?! Шул елларда күргән, гомере буе озатып барган бер хәл турында ачынып искә алды:
“Җигүле атта, хуҗалык эшләрен башкарып йөргән бер мәлдә, атым туктап калды. Мин тиз генә эшнең ни икәнлеген дә аңлап бетермичә, атымны туарырга тотындым. Күп тә үтмәде, атым колын салды. Ул вакытта кешеләргә генә түгел, атларга да ял юк иде шул. Шуның өчен кыенлыкны шактый курергә туры килде,” – дип күз яшьләрен сөртеп алды ак әбиебез.
Авылның 1914 нче елгы Мөстәкыйм исемле чибәр, эшчән егете 1945 нче елда Бөек Ватан сугышыннан кайтып төшә. Уңган, булдыклы кызга сугышка киткәнче үк күзе төшеп йөргән Мөстәкыйм аны үзенә кәләшлеккә сората. Шулай итеп ике яшь йөрәк 1946 елда өйләнешәләр.
1947 елда тәүге балалары дөньяга аваз сала, әмма ул туып озак тормый вафат була. Аннан уллары Миннегали абый (район үзәгендә яши), икенче уллары Минегариф абый (авылда гомер кичереп, бакыйлыкка күчте), кызлары Минебикә апа (Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә), аннан төп нигездә гомер кичерүче улы Миннәхмәт абый дөньяга килә (ни кызганыч, үзенең гармун моңнарын, ике кызын, әнисен, кадерле тормыш иптәшен калдырып, ул да яшьли мәңгелеккә китеп барды) һәм төпчек кыз Мөнәвәрә апа туа (ул да Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә). Барлык балалары да әниләренең хәлләрен белешеп, кайтып торалар.
Матур гына гомер иткән вакытта,1974 нче елда, 60 яше дә тулмыйча, Галия апабызны 5 бала белән калдырып Мөстәкыйм абый да бакыйлыкка күчә. Тормыш дәвам итә. Галия әбиебезнең бүгенге көнгә өч баласы, ун оныгы, унөч туруны бар.
– Элекке чорда бала табып өйдә яту юк иде. Яңа туган сабыйны өлкәне карамагына өйдә калдырып, эшкә йөгерә идем. Хәзер тырышып эшләгән кешенең кадере бар, Аллага шөкер, - ди Галия апа. - Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Биш бала үстереп, һәммәсенә дә туйлар үткәрдем. Өч улым да армия хезмәтендә тормыш мәктәбе үтеп, чыныгып кайттылар. Бүгенге яшьләр алдында үзе бер горурлык, - ди ул. Ул шулай ук кыз һәм улларының хезмәттә тәрбияләнеп, үзара дус, тату, бердәм булып үсүләренә дә сөенә.
Балалары, оныклары Галия әби турында горурланып: “Әниебез, әбиебез безнең өйнең яме,” - диләр. Күпне күргән, күпне кичергән әбиебез әле бик матур күренә, күзләр генә тимәсен үзенә! Белгән аять-сүрәләрен укый, кулыннан дисбесен төшерми. Төп нигездә яшәүче килене Гөлчирәнең хан сарае кебек, гөлчәчәкләргә күмелеп утырган матур йортында бергәләп гомер кичерә алар. Тыштан ук нур чәчеп утырган күркәм йортта әбинең үз бүлмәсе бар. Урын-җире, өс-башы чиста. Килене Гөлчирә ханым “әни”, дип өзелеп тора. Галия әби белән сөйләшеп утырган арада: “Кибегеп китмәдеңме, әни? -“дип, алдына йөгертеп чәен дә китереп куйды. Сөйләшеп утырганда мин аңардан йөз яшькә җитүенең сере хакында да сорау бирми кала алмадым. “Әлбәттә, уңганлык, хезмәт сөю, тырышлык, сәламәт булудадыр моның сере”,- дип җавап кайтарды ул.
Шуны да әйтеп үтү урынлы булыр, Галия әбиебезнең тагын ике сеңлесе туган авылыбызда гомер кичерәләр. Аның йөз яшьлек эзләренә басып Хәдичә апа 97 нче, Минехаят апа 93 нче яше белән атлап баралар.
- Дөньялар тыныч булсын, кабат сугышуты кабынмасын. Соңгы вакытта бөтен дөньяны басып алган чир афәте чигенеп, кешеләр иркен тын алып, рәхәтләнеп яшәсен, - дип тели һәр мизгелдә Галия әби Нургалиева.
Язмамны тәмамлап, йөзъяшәр Галия әбиебезгә ике дөнья бәхете, бәрәкәте, иман байлыклары, ә инде аны тәрбия кылучы, олы йөрәкле, күп төрле югалту ачыларын татыган килене, авылдашым Гөлчирә апага, чал башымны иеп олы рәхмәтләремне юллап калам. Иткән изгелекләрең меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын.
15 февральдә Галия Гобәйдулла кызы Нургалиеваны 100 яшьлек юбилее белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлев, ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев котладылар. Илдар Рәшит улы ветеранга изге теләкләрен җиткереп чәчәк бәйләме белән истәлек бүләген һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Фәнис Мөхәммәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia