Йөкле хатыннар канын салу ир-атлар үлемен арттыруга китерә.
Нидерланд медицина хезмәткәрләре йөкле хатыннар канын ир-атларга салу куркыныч дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта " РИА Новости" "JAMA" журналында басылган тикшеренүгә нигезләнеп яза.
Тикшеренүләр 2005тән 2015 елга кадәр 30 мең пациент арасында алып барылган. Статистикадан күренгәнчә, ир-атларга йөкле хатыннар донор булган очракларда ир-атларның үлеме шактый еш булуы ачыкланган.
Галимнәр карындагы баланы саклаучы тәнчекләр ир-атларда көчле респиратор дистресс-синдром - үпкәләр ялкынсынуын китереп чыгара һәм ул үлемгә китерә, дип җиткерә.
Ышанычлы нәтиҗәләр алу өчен өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк, дип җиткерә белгечләр.
http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/13982-galimnәr-ir-atlarga-kan-salunyiң-kurkyinyich-buluyin-achyiklagan.html
Нет комментариев