Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимнәр чаң суга: бөтен дөньяны су басу куркынычы яный!

Антарктиданың көнчыгыш өлешен каплап торган иң калын Тоттен бозлыгы тиешеннән тизрәк эри башлаган. Нәтиҗәдә, Дөнья океанында су күтәрелеп, көчле су басу булырга мөмкин. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, табигать тиз җылыну аркасында килеп чыккан катаклизмнар кешелек өчен зур куркыныч тудыра, дип саный. Соңгы 100 елда Җир...

Антарктиданың көнчыгыш өлешен каплап торган иң калын Тоттен бозлыгы тиешеннән тизрәк эри башлаган. Нәтиҗәдә, Дөнья океанында су күтәрелеп, көчле су басу булырга мөмкин. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, табигать тиз җылыну аркасында килеп чыккан катаклизмнар кешелек өчен зур куркыныч тудыра, дип саный.

Соңгы 100 елда Җир шарындагы уртача температура бер градуска җылынган. Нәтиҗәдә, Арктикада, тауларда бозлар тизрәк эри башлаган, Дөнья океанында су 20 сантиметрга күтәрелгән. Галимнәр алдагы 100 елда температура тагын 3-4 градуска җылынып, су 30-40 сантиметрга күтәрелергә мөмкин дип фаразлый.
Дөрес, бөтендөнья су басу куркынычы алдагы 100 елда кешелеккә янамый, дип саный Юрий Переведенцев.
фотоphotoforum.ru
http://matbugat.ru/news/?id=22038

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев