Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галия апа Нургалиева: «Эштән курыкмаска, гадел һәм гади булырга кирәк»

Балык Бистәсе табигате белән чиста төбәк саналганлыктан, бездә озын гомерлеләр шактый.

Авырлыкларны, сугыш михнәтләрен күргән әби-бабайларыбыз бүгенге көннәренә шөкер итеп, канәгать булып яшиләр. Өлкәннәр көне алдыннан без шуларның берсе – 102 яшьлек Галия апа янында булдык.

Түбән Тегермәнлек авылында туып-үскән, балачагы сугыш елларына туры килгән Галия  апа Нургалиеваны тыңлап торганда күзләргә яшьләр килә.

Юк, ул узган тормыш юлыннан зарланмый, авыр булды, дип тә көрсенми.

 “Ул чакта без авыл халкы белән бергә идек, шул бердәмлек көче безгә каршыбызда торган барлык киртәләрне җиңәргә ярдәм иткәндер дип уйлыйм”, - ди ул.

19 яшендә аны бригадир итеп билгелиләр, хезмәте җаваплы булса да һичкайчан уфтанмаган.

- Эштән курыкмадым. Кечкенәдән, әти-әни безне эшкә өйрәтеп, эшләтеп үстерде. Хезмәтемне яраткангадыр инде, янәшәмдә булган хезмәткәрләрем белән дә дус-тату булдык, - ди Галия апа.

-Эшләгән өчен күпме хезмәт акчасы ала идегез? - дип сорыйм.

- Берни бирмиләр иде. Черек бәрәңге, алабута, каен кайрысы ашый идек, окоп казыдык. Ул елларны искә алган саен тәннәрем куркудан куырылып килә. Башка кабатлана күрмәсен ул чорлар, - ди ул.

 1946 елда Галия апа Мөстакыйм абый белән танышып  матур гына тормыш корып җибәрәләр.Тормыштагы кыенлыкларны бергә җиңә-җиңә, матур гына яшәп китәләр.  Мөстәкыйм абый гына озак яши алмый, 20 ел бергә гомер кичергәннән соң мәңгелеккә китеп бара.

Бүгенге тормышыннан ак яулыклы әбиебез бик канәгать.

Тормыш иптәше Мөстәкыйм абый белән 5 балага гомер биреп, аларны тәрбияләп, укытып, тормыш юлына бастыралар.  Хәзерге вакытта кызлары, уллары төп йортка кунакка кайтып, әниләренең хәлләрен белеп торалар.

-Аллага мең шөкер, сәламәтлегем бар, киленем Гөлчирә мине бер дә авырыксынмый тәрбияли, малаем Миннәхмәт гүр иясе булганга да байтак еллар узды. Шулай булуына карамастан киленем мине ташлап чыгып китмәде. Улым белән ике кыз табып үстерделәр. Гел янәшәмдә булды. Нинди генә гөзерем булса да үтәргә тор, - ди Галия апа бүгенге яшәешеннән риза булып.

-Галия апа, озак яшәүнең сере нидә? – дип сорыйм үзеннән.

-И-ии, балам, нинди сер инде. Аллаһ биргән бүләк. Эштән курыкмаска, гадел һәм гади булырга кирәк. Гомер буена кешегә ачу саклый белмәдем. Кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым.   Рәхмәт яусын хөкүмәтебезгә. Пенсияләребез килеп тора, ашарыбызга бар. Дөньяларыбыз имин, тормышларыбыз тыныч булсын!” – ди авылның гына түгел, районыбызның озын гомерле акъәбисе Галия апа Гобәй кызы.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса