Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә елъязмасы

9 Май - Җиңү көне якынлаша. Сафлары елдан-ел сирәгәя барган ветераннарыбызны тагын да кадерли, җиңү һәм тынычлыкның нинди михнәтләр аша яуланганы турында кабат уйландыра торган көн бу.

Мин бу язмам аша райондашларга яраткан бабам - Александр Алексеевич Троешестов (12.10.1910-03.05.1982) турында сөйлисем килә. Ул Фин сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, КПСС әгъзасы була. Аның вафатына күп еллар узса да ул минем һәм якыннарыбыз йөрәгендә мәңге яши.
Труд Сельцо дип тә аталган кечкенә генә авыл районыбызның Шумково авылыннан ерак түгел урнашкан булган. Ул минем бабам Александр Алексеевич Троешестовның туган авылы. Бабай бик күп кыенлыклар кичергән. Әнисе ул яшь чагында ук үлә. Әтисе, Алексей Михайлович Архипов, актив коммунист була, революцион вакыйгаларда катнаша һәм ярлылар комитетында эшли. Хатыны үлгәч, ул кабат өйләнә һәм, бабасын авылда калдырып, Мәскәүгә күченә.
Бабайга 17 яшь булганда, әтисе аны алырга килгән, ләкин ул китәргә теләмәгән. Бабам Шумково авылында башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлаган. Грамота һәм белем алу аның зур казанышы була. Ул туганнарында үскән, аларга барлык эшләрендә ярдәм иткән.
Бөек Ватан сугышы башлангач, бабайга фронтка чакыру килә. Ул запастагы армиядә хезмәт итә һәм күпсанлы сугышларда катнаша. 1942 елның 21 февралендә ул каты яралана һәм Томск госпиталенә озатыла. Сугыштан соң аны колхоз председателе итеп сайлыйлар.
Бабай кырыс, ләкин гадел председатель иде, ул кешеләрне ышандыра белә иде. Һәм гомере буе колхоз һәм авыл халкы турында кайгыртты.
1950 елда бабай гаиләсендә фаҗига була: хатыны Феодосия Матвеевна вафат була. Ул дүрт баласы белән ялгызы кала һәм тол хатын Антонина Семеновна Власовага өйләнергә карар кыла. Аларның улы Владимир һәм кызы Зоя туа. Антонина Семеновна бабайның балаларын уллыкка ала һәм күп балалы ана була.
Авырлыкларга карамастан, Троешестовлар гаиләсе дус һәм тату яши. Балалар акыллы, хезмәт сөючән һәм намуслы кешеләр булып үсәләр. Ил һәм халык файдасына тир түгеп хезмәт куялар.
Троешестовларның бер кызы, Нина Александровна Афанасьева (минем әнием), мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы училищесында укып умартачы һөнәрен ала. Кияүгә чыккач Шиланка авылында яши.
Әни көчле, актив һәм яхшы хатын булды. Ул һәркемгә ярдәмчел иде, шул ук вакытта гаиләсе турында да кайгыртып яшәде. Аның фотосы колхозның Мактау тактасына торды. Әнием Анатыш авыл Советына депутат булып, иҗтимагый тормышта актив катнашып яшәде.
Аның эшен бүген балалары, оныклары, оныкчыклары дәвам итә. Бабам соңгы елларда Анатыш авылында яшәгән һәм шунда күмелгән. Ул 1982 елның 3 маенда 71 яшендә вафат була. Без бабай белән әбинең каберләрен барлап торабыз һәм аларның якты истәлеген кадерләп яшибез.
Бабайның бүләкләре дә безнең өчен бик кадерле. Ел саен 9 Май көнне Үлемсез полкта оныклар бабайның портретын күтәреп баралар, аның алдында баш ияләр. Ә иң кыйммәтлесе - аның барлык балалары һәм оныклары тормышта үзләрен лаеклы күрсәттеләр, гаилә кордылар һәм әле дә тырыш хезмәт куялар.
Татьяна Наумова.

Татьяна Наумова.
Балык Бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса