Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гагарин очышына – 60 ел

12 апрельдә кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула.

1961 елда Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан старт алып дөньяда беренче тапкыр Җир шары тирәли очыш ясады. Бу  очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итте. Юрий Гагарин уңышлы гына  җиргә кире әйләнеп кайтып кешелек өчен галәмгә юл ачты.

Космоска очу - зур вакыйга. Ел саен бу көнне без илебез өчен горурлык хисләре кичерәбез, космонавтиканың данлы тарихы, күренекле галимнәр, конструкторлар, очучы-сынаучы исемнәре белән горурланабыз.

Хәзерге вакытта космик технологияләр тормышның төрле өлкәләрендә киң кулланыла. Россия күп еллар дәвамында космос өлкәсендә әйдәп баручы илләрнең берсе булып кала бирә.

Хезмәтебез нәтиҗәсендә максатларыбызга ирешә алуыбызны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Чөнки космик киңлекне яулау да кайчандыр хыял гына булган бит.

Космосны ачу безнең барыбыз өчен дә чын патриотлык һәм үз эшебезгә тугрылык үрнәге булып хезмәт итсен!

Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Космонавтика көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, алга куйган бурычларгызның тормышка ашуын, яңа казанышлар һәм җиңүләр телим!

Илдар Таҗетдинов,

муниципаль район

башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса