Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаепләмә

Гаепләмә тормышымны: Алай да, болай тиеш… Күзләремә генә карап, Башта хәлемне белеш. Ки дә минем башмагымны, Минем юлдан чыгып чап. Мин абынган ташка абын, Егылып тезеңне канат. Мин кичергән сагышларны Салып куй йөрәгеңә. Мин йоткан күз яшьләрен Тәмләп кара үзең дә. Шул юлларны узып беткәч, Кабат миңа килерсең. Ничек яшәргә...

Гаепләмә тормышымны:
Алай да, болай тиеш…
Күзләремә генә карап,
Башта хәлемне белеш.

Ки дә минем башмагымны,
Минем юлдан чыгып чап.
Мин абынган ташка абын,
Егылып тезеңне канат.

Мин кичергән сагышларны
Салып куй йөрәгеңә.
Мин йоткан күз яшьләрен
Тәмләп кара үзең дә.

Шул юлларны узып беткәч,
Кабат миңа килерсең.
Ничек яшәргә икәнен,
Шунда менә белерсең.

Чулпан Галиева.

http://kazanutlary.ru/?p=43595

фотоloveandstory.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев