Габделбәр һәм Фәрвәз Галиуллиннар: " Сайлауларның берсеннәндә калганыбыз юк".
Быелгы сайлаулар бик җаваплы - Татарстан Президентын сайлыйбыз. Шуңа да һәркем сайлауларга җитди карый һәм үз тавышын бирергә сайлау участогына килде.
Ә килә алмаучы өлкәннәр янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килделәр. “Бер елны да калганыбыз юк иде сайлаудан. Быел авырып китү сәбәпле бара алмавыбыз турында алдан ук шалтыратып әйттек. Сайлау комиссиясендәге кызлар килделәр, үз тавышыбызны бирдек”, - ди Балык Бистәсеннән сугыш һәм тыл ветераны Габделбәр абый һәм Фәрвәз апа Галиуллиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа