Габделәхәт Фатыйхов: «Вакытың бар икән, нигә аны бушка уздырырга?!»
Бу тормышта һәркемнең үз шөгыле, мавыгуы бар. Кызганыч, барысын да вакытында күреп, белә алмыйбыз. “Югары Тегермәнлек авылына килсәгез Габделәхәт абый музеена кереп чыгыгыз әле. Гаҗәеп музей булдырган ул”, диделәр безгә.
Форсатны кулдан ычкындырмадык, тиз генә җыенып Югары Тегермәнлеккә юл тоттык.
-Пенсиягә чыккач вакыт күп хәзер. Бөтен нәрсәгә дә җитешергә була, - дип елмаюлы каршылады безне Габделәхәт Фатыйхов.
Бакчада, ишегалдында үсеп утырган чәчәкләргә сокланып аның артыннан атлыйм. “Мондый матурлыкны тудырган кешенең күңеле дә чиста, изгелектәдер”- дигән уйлар күңелемнән йөгереп уза. Бергәләп ихатасындагы кечерәк бинага керәбез. Аның эчен яңартып музей итеп үзгәрткән ул.
-Элек-электән бөтен эш коралларын, борынгы әйберләрне җыеп бардым. Үзе бер тарихи истәлек бит алар. Аннары барысын бергә шушы бинага урнаштырдым. Монда гына сыеп бетмәгәч яңадан икенче бер бүлмәне алып киңәйттем, - ди Габделәхәт.
Чыннан да мондагы экспонатларга исең китәрлек. Борынгы чүлмәк ватыклары дисеңме, 50-60 нчы елларда киң кулланылышта булган самовар, киле, кисап, күмер үтүге, җилпуч, соңрак көнкүрешкә килеп кергән радиоалгыч, телевизорның да үз урыны табылган.
-Һәрберсенең аерым тарихы бар. Әнә агачтан эшләнгән он тәпәнен алыйк. “Әни бәрәңге боламыгы пешереп шушы тәпәнгә салды да кыш көне чана тартып Арчага киттем. Шуннан туганыбызны, сукыр әбине тартып кайттым. Безне исән-имин йөрткән тәпән бу дип сөйли иде әти”, - дип сүзен дәвам итә Габделәхәт. –Менә монысы палас, тукыма суга торган станок. Идәндәге палас та безнең әби кулы белән эшләнгән истәлек. Болары әтинең эш кораллары. Барысы да минем өчен кадерле, газиз. Бик күп табылдыкларны авылдашларым, таныш-белешләр, туганнар китерде. Үзем дә бакчаны казыганда чүлмәк ватыкларына тап булдым. Аларны музейга куйганчы башта чистартып шомартам, ялтыратам. Көмеш йөзек, балдаклар, хатын-кызның бизәнү әйберләрен махсус савытта саклыйм. Әнинең әтисе мулла булган. Аның таягы да исән-имин сакланган, - дип таныштырды Габделәхәт.
Санап үтелгәннәре, әлбәттә, экспонатларның бер өлеше генә. Барысын да күрү өчен килеп карау кирәк. Һәркемгә ишегем ачык, ди хуҗа кеше. Ата-бабаларыбызның бай тарихын ядкарь итеп саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен булдырган ул әлеге музейны.
Моннан тыш та игелекле гамәлләр башкарырга вакыт таба Габделәхәт Фатыйхов. Бакча башларындагы Абзал чишмәсе тулаем аның карамагында чистартылып торыла икән. Эчәр өчен суны шуннан алалар. Челтерәве белән тирә-юньгә ямь бирә, тәмле сулары белән бик күпләр җанына шифа өсти ул чишмә.
-Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен, Аллага шөкер. Үз аягымда йөргәндә барысын да эшләргә тырышам. Чишмәне карап, төзекләндереп тору да күңелемә рәхәтлек бирә, тынычлык өсти. Һәр көннең генә түгел, һәр минут, сәгатьнең дә кадерен белергә кирәк. Вакытың бар икән, нигә аны бушка уздырырга?! Миңа, армиядән хезмәт итеп кайткач, Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашырга туры килде. Анда булганнарның инде күбесе якты дөньяда юк. Мин әле шушы тормышта яшәвем белән дә бәхетле. Гаиләмнән уңдым. Хатыным Гөлйөзем белән ике бала тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз Сиринә белән Булатның инде үз тормышлары, оныклар сөябез. Әнием дә исән-сау Аллага шөкер, бергә яшибез, - ди Габделәхәт.
Район “Сельхозхимия” оешмасында, аннан Г.Ттукай исемендәге колхозда Т-150 тракторында эшләп намуслы хезмәт куйган, инде лаеклы ялга чыккач та тик торуны белмәгән Габделәхәт Муллаәхмәт улы Фатыйховка киләчәктә дә пар канатлы озын гомер юлы, шатлык-куанычлар телибез.
Автор Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia