Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәүзия Хөсәенова :"Без үз халкыбызның традицияләрен истә тотарга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш"

Ата-бабаларыбыз безгә үзләреннән бай мирас – гореф-гадәтләр һәм элеккедән килгән йолаларны калдырды. 

 Шулар буенча без туклыклы ризыкларны, спорт һәм физик хезмәт белән шөгыльләнү, күңел ачу, җырлар җырлау, һәр көнгә сөенеп яши белү хакында беләбез. Халыкның көче - гаиләдә. Нык, тату, бердәмлектә яшәүче халык көчле. Үз тамырларын, шәҗәрәсен  белгән, димәк, үз халкы белән горурланган кеше бәхетле. Без башка халыкларның мәдәниятен өйрәнәбез һәм бер-беребезгә якыная барабыз.
Россия Федерациясе тарафыннан «Россия халыкларының мәдәни мирас елы» дип игълан ителгән ел кысаларында, Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм мәдәният көне уңаеннан, 23 март көнне үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре туган якны өйрәнү музее һәм «Яңарыш» студиясе җитәкчесе Рәмзия Сәхәбетдин кызы Фәттахова белән берлектә «Рус халкының йолалары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре» дип исемләнгән аулак өй үткәрделәр. Үзәк китапханәнең уку залында рус әлифбасы фрагменты булдырылды. "Халык традицияләрендә яшәргә һәм ныгырга" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. «Яңарыш» студиясенә йөрүче хатын-кызлар үзләре белән челтәр үрү кирәк-яракларын алып килгән иделәр һәм алар мастер-класс күрсәттеләр.  Ә түгәрәккә яңа йөри башлаган кызларга Рәмзия Фәттахова киңәшләрен бирде. Ул үзенең эшчәнлегендә челтәр үрү  эшләнмәләре күргәзмәсен оештырды. Очрашуга килүчеләр үзләре белән шулай ук кул эшләре дә алып килгәннәр иде. 
Алып баручы Фәүзия Хөсәенова укучыларга әлеге сценарий буенча рус халкының мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре, буыннан-буынга тапшырыла торган йолалары турында сөйләде. Ул шулай ук күргәзмәдәге борынгы җиһазлар белән дә таныштырды.
- Без үз халкыбызның традицияләрен истә тотарга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш, - диде ул. Бергәләп халык сынамышларын, бәйрәмнәрен искә төшердек, аларны билгеләп үттек. Шулай ук рус мәкальләре һәм әйтемнәрен укыдык, табышмаклар чиштек.
Рәмзия Фәттахова челтәр үрү студиясе эше турында сөйләде һәм Үзәк китапханә каршында Энҗе Хуҗаханова  оештырган «Оста куллар» клубына йөрергә теләүчеләрне чакырды. Музей хезмәткәре Любовь Владимировна Ахунова челтәр үргәндә, әлеге һөнәрнең кайчан, ничек барлыкка килүе, хәзерге вакытта Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музеенда саклана торган челтәр үрнәкләре турында сөйләде. Музей директоры Гөлфия Гарипова исә төрле кул эшләнмәләрен күрсәтте. Уку залы китапханәчесе Эльмира Галәветдинова кунаклар белән төрле конкурслар һәм уеннар үткәрде.
Бу көнне биредә яраткан җырлар да җырланды, әйлән-бәйлән уйнадык, кул эшләре башкарылды. Сәхнәләштерелгән «Смотрины» күренешендә кияү үзенә кәләшне сайлады һәм алар бергә рус биюен биеделәр. Бүген дә халык күңелендә яши торган элеккеге «Ручеек», «Колечко», «Телефон» уеннарын искә төшердек, җырлар, биюләр башкардык. 

Җылы, дустанә шартларда очрашудан барысы да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Чара ахырында барыбыз бергәләп истәлеккә фотога төштек. Ә чәй өстәле артында яраткан шагыйрьләребез Пушкин, Некрасовның шигырьләре яңгырады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса