Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәрвәз Галиуллинаны соңгы юлга озаттык

“Авыл офыклары” (“Октябрь юлы”) район газетасында озак еллар җаваплы сәркатип булып эшләгән Фәрвәз Гыйлай кызы Галиуллинаны соңгы юлга озаттык.

Октябрь аенда 90 яшьлек юбилеенда бергәләп сөйләшеп утырган гына идек югыйсә. ...Кеше китә, җыры кала. Шулай дибез. Фәрвәз апа да безнең өчен чын остаз булды. Аның акыллы киңәшләре, язу осталыгы күпләребезгә мирас булып күчте. Редакция архивында газеталарда басылган матур очерклары, үтемле язмалары, репортажлары, альбом битләрендә истәлек фотолары саклана. Безнең күңелләрдә дә шул матурлыкта калырсыз. Тыныч йоклагыз, фирдәвес җәннәтләре насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса