Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәрит Салихов: “Җен кермәсен дип, күпләр ишек өстенә шәмаил элеп куя”

Әби-бабаларыбыз шәмаилләр явыз рухлардан саклый, йортка тынычлык һәм изгелек иңдерә дип ышанганнар. Шәмаил тоту, аны ясау әле дә дәвам итә. Арчада яшәүче шәмаил остасы бу сәнгатькә игътибар җәлеп итәр өчен хәтта махсус күргәзмә оештырган. Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр электән татар өйләрен бизәп, нур өстәп торган. Шәмаил - буыннардан...

Әби-бабаларыбыз шәмаилләр явыз рухлардан саклый, йортка тынычлык һәм изгелек иңдерә дип ышанганнар. Шәмаил тоту, аны ясау әле дә дәвам итә. Арчада яшәүче шәмаил остасы бу сәнгатькә игътибар җәлеп итәр өчен хәтта махсус күргәзмә оештырган.
Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр электән татар өйләрен бизәп, нур өстәп торган. Шәмаил - буыннардан буыннарга күчкән күңел догасы. Ул каллиграфия һәм декоратив алымнар бергәлеген тәшкил иткән үзенчәлекле мөселман сәнгате. Халык аңында Аллаһ Тәгаләгә ышану билгесе буларак кабул ителә.


Күңелләргә иман иңдерүче иҗат

Фәрит Фәрух улы тумышы белән Арча районының Иске Кырлай авылыннан. Әби-бабалары зыялы һәм укымышлы кешеләр булганга, балачактан ук дини рухта тәрбияләнә. 1975 елда хәрби хезмәткә алынгач, үзлегеннән дини китаплар укый, гарәп телен өйрәнә, намазга баса. Аннары Ташкентта акча эшләргә китә. 90 нчы елларда кире кайта, Арчаның Үзәк мәчетендә мулла була, мәчетне яңадан торгызу эшләрен башлап җибәрә. Аннары шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, азык-төлек кибетләре ача. Буш вакытларында шәмаилләр ясау белән шөгыльләнә башлый.



- Фәрит әфәнде, азык-төлек сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр бу өлкәгә ничек килде? Ни өчен шәмаилләр ясауны сайладыгыз? Нәрсә этәргеч булды?

- Без - авыл балалары, балачактан әби-бабаларыбызның намаз укуларын күреп үсәбез. Өйдә кулдан ясалган шәмаилләр бар иде. Кечкенә чакта анда нәрсә язылганын аңлап бетермәсәм дә, шул эшләрне озаклап, игътибар белән карый идем. Менә шул балачак хатирәсе күңелгә кереп сакланып калган. Ә аннары, Изге китап белән танышкач, Коръәнне аңлый башлагач, шәмаилләрне үзем ясап карарга булдым. Башта бик куркып кына тотынган идем. Хәзер, Аллага Шөкер, рәхәтләнеп туганнарыма, дусларыма шәмаилләрне үз кулым белән эшләп бирәм.

Шәмаилләр балачактан аңыбызга динне, безгә генә хас кыйммәтләрне сеңдерә. Шуңа күрә сәнгатьнең бу төрен яшь буынга җиткерәсем килә.

- Шәмаил сүзе нәрсәне аңлата?

- Шәмаил сүзенә күптөрле аңлатмалар биреп була. Минемчә, Коръәннән Аллаһ сүзен җиткерү, аны мактау, аның исемнәрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сыйфатларын язу.

"Шәмаил" сүзе килеп чыгышы буенча гарәп теленнән, "сыйфат" мәгънәсен аңлата. Бу сүзне Шәрыкъ әдәбиятында пәйгамбәрнең сыйфатлары сурәтләүдә кулланганнар. Иранда сәнгать төрен аңлаткан термин буларак кулланыла, фарсы теленә "шәмаил - шамайел" "изге рәсем" дигәнне аңлата.

- Шәмаилләр ясау белән шөгыльләнер өчен аерым талант кирәкме?

- Шәмаил язу - ул үзенә күрә сәләт һәм сәнгать, аны һәркем башкара алмый. Иң беренче чиратта, кешедә кызыксыну булырга тиеш. Шуннан соң гына уңай нәтиҗәгә ирешергә була.

Үзлегемнән өйрәнгәч, шактый вакытымны шәмаилләр өйрәнүгә багышладым. Мондый өлкәдә эшләү өчен гади рәссам булу гына җитми. Монда гарәп телен, Коръәнне, хәдисләрне, тарихны яхшы белү таләп ителә.

"Кем дә кем тузан бөртеге генә изгелек кылса, ул күренәчәк"

Без, Фәрит Сәлихов белән сөйләшә-сөйләшә, шәмаилләрен карыйбыз. Ул аларга аңлатмалар бирә: "Менә бу шәмаилдә "Зилзәләһ" сүрәсенең ахыргы ике аяте язылган. Анда мондый юллар бар: "Кем дә кем тузан бөртеге генә изгелек кылса, ул күренәчәк. Кем дә кем тузан бөртеге генә начарлык кылса, ул күренәчәк".

Чираттагы шәмаилдә " Фатиха" сүрәсенең ахыргы ике аяте: "Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз".

- «Фатиха» сүрәсе, белгәнебезчә, Коръәни Кәримнең иң беренче сүрәсе һәм шул ук вакытта ул бер дога да. Ул - Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән сөекле илчесе Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәйһи вә сәлләм өйрәткән илаһи бер дога. Бу сүрә күп саваплар китерергә сәләтле. Шуңа күрә, элек күп кешеләрнең өендә "Фатиха" сүрәсе язылган шәмаилләр булган, - ди Фәрит әфәнде.

Үзенең остазлары дип Фәрит әфәнде Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов кебек каллиграфчыларны саный, ул аларның эшләреннән үрнәк ала.

"Шәмаилләрне сатуга караганда бүләккә бирү күбрәк ошый"

- Зур түземлек, сабырлык һәм осталык таләп итә торган бер шамаилне ясау өчен күпме вакыт кирәк?

- Шәмаилләрне бик төгәл һәм матур итеп башкарырга кирәк. Кечерәк булганнарын өч көндә ясап өлгертергә мөмкин. Зур шәмаилне иҗат итү өчен иң киме бер атна вакыт уза.

- Бәяләре ничегрәк? Сатып алучылар бармы?

- Хәзер һәр мөселман кибетләрендә шәмаилләр сатып алырга мөмкин. Араларында бик матурларын, затлыларын очратырга була. Ләкин үз кулларын белән эшләгәннәреннән ниндидер бер җылылык бөркелә. Бөтен күңелленне биреп, тырышып эшләгәнгә күрә шулайдыр инде ул.

Сатуга караганда шәмаилләремне бүләккә бирү миңа күбрәк ошый. Сорап ясаткан кешеләрдән буяу һәм рамка өчен генә акча алам. Акча минем өчен мөһим түгел, бу иҗатымнан яшәү көче алам. Шуның белән рухи дөньямны баетам.

Гаилә коручы яшь парлар һәм яңа йортка күчүчеләр шәмаилләр сорап килә.

Шәмаилләр җеннәрдән саклыймы?

- Күпләр шәмаилләрне бәла-казадан сак­лый дип уйлый. Бу дөрес фикерме?

- Миңа бик күпләр шундый сорау белән мөрәҗәгать итә. Күпләр җен кермәсен дип ишек өстенә шәмаил элеп куя, икенчеләре аны бәхет китерә дип саный.

Шәмаилләрнең тәэсире бик зур. Аллаһның барлыгын һәм берлеген искә төшереп торган һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шәмаилләр сихри көчкә ия.

Шәмаил ясарга теләүчеләр булса, өйрәтер идем...

- Шәмаилләр ясалу техникасы буенча аерылалармы?

- Шәмаилләр өч төргә аерыла. Пыялада ясалган шәмаилләр (майлы буяулар белән); тукымада чигелгән; кәгазьдә ясалган (кулдан яки басма-типографик ысул белән).

- Эшләгәндә беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсез?

- Башта шәмаилләр ясау өчен кирәкле әйберләрне (буяулар, пумала, рамка, фольга) сатып алам. Пыялага төшергәнче иң элек кәгазьгә язам. Ачык төсләргә өстенлек бирәм. Ләкин чәчәкләр, төрле рәсемнәр белән артык чуарларга яратмыйм. Төп игътибарны язуга бирәм.

- Фәрит әфәнде, яшьләр арасында сезнең эшне дәвам итүчеләр бармы?

- Теләк белдерүчеләр юк. Өйрәнергә теләүчеләр булса, берсүзсез өйрәтер идем.

"Мин - диңгездә йөзеп баручы кораб"

Фәрит әфәнденең күргәзмәсендә тугра да бар иде. Ул әле бер генә тугра ясаган. Әмма инде бу хезмәте турында шулай ук ялкынланып һәм яратып сөйләде.



- Туграларны да бер сәнгать әсәре дип атарга була, чөнки һәркайсына шәхесләрнең нәселен, холык-фигылен аңлаткан сурәт-хәрефләр ясала. Тугра - кешенең исемен, атасының исемен һәм фамилиясен чагылдыра.

Үземә дип атап бер тугра иҗат иттем. Сәнгатьнең бу төрен өйрәнеп кенә килгән чагым.

Борынгы төрки телдә тугра - "билге", "герб", "тамга" мәгънәләренә ия, икенче төрле әйтсәк, "исемне гарәпчәгә кәгазьгә төшерү" дигән сүз. Тугра кешенең нәселе һәм шөгыле хакында сөйли. Аның холкын һәм сыйфатларын күрсәтә.



- Сезнең шәхси туграгызда җилкәнле кораб сурәтләнгән. Моның символик мәгънәсе нинди?

- Туграларының тышкы рәвеше тулысынча рәссамның фантазиясенә бәйле. Мин үземне диңгездә йөзеп баручы кораб белән чагыштырып эшләдем. Кеше язмышы - ул диңгез буйлап йөзгән җилкәнле кораб үткән юл.

Чиратта - шәҗәрә күргәзмәсе

Фәрит Салихов шәҗәрәләр төзү белән дә шөгыльләнә. Күпләргә нәсел тамырларын барларга ярдәм иткән. Бу эшне архивлардан мәгълүмат туплап, Уфадан метрика китаплары, «ревизские сказки»лар алып башкара.

"Шәҗәрә" сүзе гарәп теленнән кергән, "агач" дигән мәгънәне белдерә. Агачка охшатып ясалган шәҗәрәләр язу, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук билгеле булган.

Яз аенда шәҗәрәләрдән торган күргәзмә оештырырга тели.

- Юкка гына безнең тапкыр халык "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" димәгән. Нәсел шәҗәрәсен төзеп бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Шәҗәрәне торгызу бер көнлек, бер айлык кына эш түгел, еллар дәвамында эзләп-табып кына нәсел тарихыңны булдырырга мөмкин, - ди ул.

Фәрит әфәнде тарих белән Ташкентта чагында кызыксынганын сөйләде. Шуннан кайтканда шәһәрнең төзелү тарихы, Үзбәкстанда яшәгән татар халкы этнографиясе турында мәгълүмат, документлар, китаплар җыеп кайткан. Дини, фәлсәфи, әдәби һәм гарәп телендә язылган китапларны ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыра.

Хәзер Иске Кырлай авылы тарихын өйрәнә. Бу авылның тарихын чагылдырган материалларны туплап, китап бастырырга ниятли.

http://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев