Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: “Заманча машиналарда эшләүче  һөнәр ияләре әзерләргә кирәк"

2020 нче ел Балык Бистәсе агротехникумы тарихында истәлекле вакыйга буларак калачак. Ул зур үзгәреш кичерде, яңарды.

Бу күренеш уку йорты җитәкчелеге, укытучылар коллективы, студентлар өчен генә түгел, ә бәлки янәшә тирәдә яшәүчеләргә, район үзәге халкына күңеленә хуш килерлек.

Зур күләмдә эшләр башкарылган. Аны уңышлы башкарып чыгуда җитәкче Мансур Мәннанов, Буа районыннан капиталь ремонт үткәрүче ПМК-6  коллективы күп көч куйган. 

Уку корпусы тулысынча яңартылган, түбәсе, тәрәзәләре, җылылык һәм санузел җайланмалары, керү ишекләре  алыштырылган, кабинетларда идәндә линолеум, коридорда – плитка җәелгән, түшәм-стеналарда заманча материаллар кулланылган, яктырткычлар куелган.

Тулай торакта да шундый эшләр башкарылган. Фасад һәм керү ишекләрен генә эшләп бетерәсе калган.

- Укыту бинасын капиталь ремонтлау өчен 80 миллион сум, ә тулай торакка – 83 миллион сум тотылды, - диде административ хуҗалык бүлеге буенча  директор урынбасары.

Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  башкарылган эшләр белән танышты,  1977 елдан  уку йортының Корноухово авылыннан Балык Бистәсенә күчкән чордан бүгенге көнгә чаклы булган фотохрониканы, студентлар тарафыннан иҗат ителгән техник эшләнмәләр күргәзмәсен, спорт залында шөгыльләнүчеләрне, 1987 елда социалистик ярышта җиңү яулау хөрмәтенә уку йортына тапшырылган күчмә Кызыл байракны, балык ризыклары әзерләү  буенча мастер-классны  карады.

-Бүген без күп яңалыклар белән таныштык, курсантлар белән очраштык. Мин район башлыгының уку йортында студентларны  элекке модификацияле техникада эшләргә өйрәтүдән  төрле юнәлештә кулланылучы яңа заманча техниканы “иярләргә” өйрәнү  зарурлыгы башлангычын хуплыйм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул биредә алынган тәэсирләрдән канәгать булуын белдерде.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса