Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: “Яхшы ремонт ясагансыз”

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсенә эш визиты кысаларында район үзәк больницасының капиталь ремонттан соң ачылган поликлинникасында да булды.

Биредә Фәрит Мөхәммәтшинны һәм Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновны район больницасының баш табибы Мансур Китаев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов каршы алдылар.

Баш табиб Мансур Китаев кыскача, районда сәламәтлек саклау системасының үсеш тарихы турында сөйләде. Аның үткәне, бүгенгесе махсус әзерләнгән фото стендларда да чагылыш тапкан. Район халкын сәламәт яшәү рәвешенә тарту юнәлешендә алып барылган эшчәнлекләренә тукталды.

Кунаклар поликлинниканың гериатрия,паллиатив ярдәм күрсәтү һәм башка кабинетлары белән таныштылар. “Демография” милли проекты кысаларында җиһазландырылган гериатрия кабинетында өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар, тиешле җиһазлар бар.

Ремонттан соң эшли башлаган лифт та пациентлар өчен уңайлыклар тудырган әлбәттә. Безнең районда барлык халыкның 30 проценттан артыгын хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. Шуңа да районда өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеген саклау, аеруча еш очрый торган авыруларны профилкатикалау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.

Бу җәһәттән, район больницасы табиблары һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тыгыз элемтәдә эшлиләр.

Кабинетларның эшчәнлеге белән поликланника мөдире Энҗе Гаязова, табиб-гериатр Лилия Шәйхетдинова, паллиатив ярдәм күрсәтү табибы Айрат Шакиров таныштырдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин поликлинкага яхшы ремонт уздырылуын, кабинетларда табиблар, пациентлар өчен уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса