Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәнис Сибгатуллин: «Эшмәкәрләргә дә ярдәм кирәк»

Билгеле булганча, узган ел Татарстан  Республикасы Президенты инициативасы белән республикабызның һәр районында  эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкилләре институты оештырылды.

Безнең районда бу иҗтимагый вазыйфаны “Квант” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Фәнис Тәлгать улы Сибгатуллин башкара.

-Фәнис Тәлгатович, эшмәкәр буларак сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Бизнеста ничә ел? Үз компаниягез турында сөйләгез әле.

-2008 елдан «Квант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры булып эшлим. Электромонтаж эшләре, электр җайланмаларында сынаулар һәм үлчәүләр белән шөгыльләнәбез, янгын сигнализациясен, видеокүзәтү җиһазлары монтажлыйбыз, аларга хезмәтен күрсәтәбез. Шулай ук шәхси эшмәкәр буларак  электр җиһазлары, пластик тәрәзәләр, мебель, җылыту җиһазлары сату буенча да эшчәнлек алып барабыз.

-Сез ничек җәмәгатьчелек вәкиле булдыгыз? Сезгә бу вазифаны кем тәкъдим итте, нигә ризалык бирдегез? Җәмәгатьчелек вәкиле буларак, нәрсәгә ирешергә телисез?

- Республиканың бизнес- омбудсменының җәмәгать вәкиле булырга район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән тәкъдим иттеләр.  Бүгенгедәй катлаулы чорда кешеләр бер-берсенә, бигрәк тә бизнеста ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Шуңа да бу иҗтимагый вазыйфаны үз өстемә алдым. Бу вазыйфада юридик һәм икътисади белемемне, күнекмәләремне баетырга уйлыйм.  Бөтен республика, Россия буенча партнерлар, хезмәттәшләр санын тулыландырырга, шулай ук районда эшлекле активлык рейтингын арттырырга планлаштырам.  Эшмәкәрлектә шактый тәҗрибәм бар, күп кенә проблемалар белән мин шәхсән очраштым һәм башка бизнесменнар белән тәҗрибә уртаклашырга әзер.

 – Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкилләре кемнәр алар? Алар эшмәкәрләргә нәрсә белән ярдәм итә ала?

-Без Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкилләре, икенче төрле әйтсәк, урыннардагы ярдәмчеләре  булабыз инде.

Җәмәгатьчелек вәкилләре эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыралар, эшкуарлык инициативаларына эксперт, консультация  ярдәме күрсәтәләр. Кирәк булганда, сорауларны вәкаләтле вәкилнең юридик хезмәтенә дә җибәрергә мөмкин. Төрле ситуацияләр, үзгәрешләр вакытында эшмәкәрләрне берләштерү, карарларның, күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту да безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше. Без райондагы эшлекле мохит, андагы проблемалар, эшмәкәрләргә нинди ярдәм кирәк булуы турында мәгълүмат туплыйбыз, районда эшлекле климатны яхшырту буенча тәкъдимнәр кертәбез.

Вәкаләтле вәкил институты  эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә яктыртып бару да безнең вазыйфага керә.

-Сезнең алга шактый катлаулы бурычлар куелган икән. Бу җәһәттән, укулар ничек узды, нәрсәләргә өйрәттеләр?

- Укуны яңа онлайн форматта - үземнең өзлексез эшчәнлегем процессында уздым.  Эшлекле һәм позицион көрәш алымнары, сөйләшүләр уздыру кагыйдәләре һәм этаплары, үз хис-тойгыларын аңлау, бизнеста гына түгел, ә иҗтимагый эштә дә эмоциональ интеллектны куллану һәм идарә итү алымнары бик истә калды.  "Карар кабул итү" темасын узганда: максатларны ничек куярга,  “капкыннарга эләкмәскә”, проблемалы хәлләрдә ориентлашырга һәм ресурсларны кулланырга өйрәндек. Күп нәрсәләргә башкача, яңа күзлектән карый башладым.

- Фәнис Тәлгатович, безнең районда эшмәкәрләрне аеруча  нинди проблемалар борчый?

- Проблемаларның күпчелеге бөтен республикага хастыр инде. Соңгы вакытта халыкта товарларга, хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ кимеде. Шул ук вакытта бизнесның күп өлкәләрендә көндәшлек югары. Даими тикшерүләр дә (бигрәк тә соңгы вакытта битлек режимы) эшчәнлеккә комачаулый, ЕНВДны бетерү дә кыенлыклар тудырды.   Ялланган хезмәткәрләр өчен  социаль түләүләр бик югары. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару ставкасы бик югары, ә күпчелек эшмәкәрләрдә андый калдыклар бөтенләй юк диярлек бит.

- Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле сыйфатында сез нәрсә эшләдегез, нинди мәсьәләләрне хәл итә алдыгыз?

- Бүгенге көндә, Аллага шөкер, югарыда телгә алынган гомуми проблемалардан кала эшмәкәрләребезнең шәхси моң-зар белән мөрәҗәгать иткәннәр юк. Ә менә консультацион ярдәм сорап килүчеләр булды.  Аларга тиешле күләмдә булышырга тырыштык.

 –  Ә республика бизнес-омбудсмены соңгы айларда нәрсә белән ярдәм итте?

 –Бизнес-омбудсмен эшмәкәрләргә үз эшләрен алып барганда, проектларын гамәлгә ашырганда яисә судта юридик ярдәм кирәк булганда булышлык күрсәтә. Эшмәкәрләргә бушлай һәм уңайлы юридик ярдәм (кайнар линия буенча) күрсәтелә, күчмә кабул итүләр оештырыла. “Деловорот” телеграмм каналы эшли, анда даими рәвештә бизнес өлкәсендәге яңалыклар, яңа законнар һәм кагыйдәләр басыла. Анда теләге булган һәркем языла ала.

 Вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, законнар чыгаручы һәм башкарма хакимият арасында диалог җайга салынды (күп мәсьәләләр «монда һәм хәзер» принцибы буенча хәл ителә).

-Эшмәкәрләр сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә ала?

 -Эшмәкәрләр миңа бизнес алып бару, тикшерүләр буенча консультация һәм вәкаләтле вәкил Аппаратына мөрәҗәгатьләрне дөрес итеп рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алалар.  Минем бурыч, Татарстанның бизнес-омбудсмены вәкиле буларак, эшне Казанга җиткермәү, ә райондагы проблемаларны үзебез хәл итү.

Телефон: 89272434353.

– Алга таба нинди планнарыгыз бар? Җәмәгатьчелек вәкилләре институтын камилләштерү буенча нинди инициативалар һәм тәкъдимнәр кертер идегез?

 - Агымдагы елда район эшмәкәрләре белән проблемалы мәсьәләләр буенча очрашулар үткәрергә планлаштырам. Шулай ук башкарма хакимият органнарының эшкуарлар белән очрашуларында катнашып актуаль проблемаларны уртага салып хәл итәрбез дип уйлыйм.

Җәмәгатьчелек вәкилләре институтын камилләштерүгә тукталсак, республиканың иҗтимагый вәкилләре белән оффлайн очрашулар үткәрергә, районнар буенча проблемалар рейтингын массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга кирәк дип саныйм. Иҗтимагый вәкилләрнең республика конкурсларында катнашуларына ярдәм итү зарур.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алга таба да газета укучыларыбызны районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы турында даими таныштырып барырбыз дип ышанам.

Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса