Җәмгыять
Фән олимпиадаларында Балык Бистәсе гимназиясе укучылары да сынатмады
Фән олимпиадалары үткәрелү, анда катнашу укучының белемен һәм үз өстендә эшли алуын да исбатлый. Бик күп укучыларыбыз быелгы районкүләм фән олимпиадаларында җиңүче булдылар һәм призлы урыннар яуладылар.
Балык Бистәсе гимназиясе укучылары да сынатмады. 11 "а" сыйныфыннан, мәсәлән, Рената Гаязова олимпиадада алты фәннән катнашып, дүртесендә беренче урынны, икесендә икенче урынны яулаган....
Фән олимпиадалары үткәрелү, анда катнашу укучының белемен һәм үз өстендә эшли алуын да исбатлый. Бик күп укучыларыбыз быелгы районкүләм фән олимпиадаларында җиңүче булдылар һәм призлы урыннар яуладылар.
Балык Бистәсе гимназиясе укучылары да сынатмады. 11 "а" сыйныфыннан, мәсәлән, Рената Гаязова олимпиадада алты фәннән катнашып, дүртесендә беренче урынны, икесендә икенче урынны яулаган. Рената кебек сәләтле кызлар һәм егетләрне мәгариф йолдызлары дисәк тә урынлы булыр. Хәзер җиңүчеләребез республика олимпиадаларына хәзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев