Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Флора Мостафина: " Авылыбыз мәктәбе тимурчылары миңа булышлык күрсәтеп зур бүләк ясадылар. "

Татарстан мәктәпләрендә тимурчылар хәрәкәте үсә. Мәктәп укучылары - тимурчылар өлкәннәргә, авыру кешеләргә хуҗалык эшләрендә булышалар.

Чөнки кыш көне өлкән яшьтәгеләргә кар көрәүләре аеруча авыр.

Югары Тегермәнлек мәктәбенең педагог-оештыручысы Гүзәл Габдрахманова җитәкчелегендәге тимурчылар да һәр эштә активлар, ярдәмчелләр. Өлкәннәр аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр. Авылдашлары Флора Мостафина бу хакта интернеттагы «В контакте»да җылы сүзләрен язды:

«Гомер буе шәһәрдә яшәгән кешегә, авылда, бигрәк тә олы яшьтә һәм инвалидка яшәү җиңел түгел. Авылыбыз мәктәбе тимурчылары миңа булышлык күрсәтеп зур бүләк ясадылар. Алар һәр эшне күңелле итеп шаян, мәзәкләр сөйләшә-сөйләшә башкардылар.

Аннан мин аларны өйгә җылынырга, чәй эчәргә чакырдым. Бергәләшеп утырдык, сөйләштек. Үземдә күңел күтәренкелеге сиздем. Балаларга хезмәтләре, өлкәннәргә булган хөрмәтләре өчен зур рәхмәтемне әйтәм. Педагогик коллективның киләчәк буынны дөрес тәрбияләү, балаларда хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, бердәмлек һәм дуслык тәрбияләү эшчәнлеге мактауга лаеклы. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим», - дигән сүзләр бар анда.

 

Светлана Кутлина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса