Фирдүс Тямаев, хатыны авырга узгач, чүт кенә ялгыш адым ясамый калулары турында сөйләгән
Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда өченче тапкыр авырга узгач төш күргән.
Әгәр дә җырчыга ул төш кермәсә, бәлки, бүген Фирдүс белән Резеда 3 бала әти-әнисе булмас та иде. Чүт кенә ялгыш адым ясамый калулары хакында Фирдүс Тямаев «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән.
«Резеда авырга узды да, миннән сорый. «Безнең планга кермәгән иде бит, минем укуым кала, нишлибез?» – ди. «Вакытында тапсаң, әйбәтрәк инде, әгәр дә аборт ясатырга уйласаң, үзеңә кара», – дидем усалрак кына итеп.
Бу миңа кич белән: «Мин иртәгә аборт ясатырга сөйләштем», - дип яза. Мин ул көнне ниндидер чарада идем. Төнлә кенә өйгә кайтып кердем. Карыйм, хатын кечкенә малайны кочаклап аскы катта йоклап киткән. Мин икенче катка менеп йокларга яттым. Шунда төш күрәм. Бер кечкенә баланы ниндидер болганчык сулы диңгез астына алып төшәм һәм шунда калдырам...» – дип сөйләгән Фирдүс Тямаев.
Әлеге төш гаиләгә бәбине – бәхетләре Мәрьямне саклап калырга ярдәм иткән дә инде.
«И, Аллаһның нинди бүләген югалта язгансыз – кыз бала, эх. Нинди зур бәхет, тигезлектә үстерергә язсын»
«Улым, Фирдүс, бу бит сезнең Аллаһы тәгаләнең зур бүләге. Ярый әле югалтмадыгыз, Резеда сөңлем дөрес хәл иткән. Тигезлектә үстерегез», – дип язганнар әлеге постны караучылар да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа