Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фирдания Әхмәтҗанова: " Халкыбызның табигатьне яратуы, аңа сакчыл карашы озак еллар дәвамында шулай дәвам итсен иде"

Узган җомга көнне район үзәгендә агач утырту акциясе олы бәйрәм төсендә һәм зур оешканлык белән үтте.

Анда районыбыз мәктәпләре укучылары белән агротехникум студентлары да актив катнаштылар. Әлбәттә инде районыбыз оешма предприятиеләре һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр дә читтә калмады. Бирегә гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Әлеге игелекле чарадан хәтта өлкән яшьтәгеләр дә читтә калмадылар. Район ветераннар советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев белән Рәсәй Пенсионерлар берлегенең Балык Бистәсе районы буенча  җирле бүлеге рәисе Анатолий Автономов та башлап йөрүчеләрдән булдылар.

Бәйрәм төсе алган агач утырту акциясендә катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сәламләде.

-Бүгенге Бөтенрәсәй агач утырту акциясендә катнашуыгыз өчен барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм. Һәммәгезнең дә туган җиребезне яшәртү-яшелләндерүдә актив булуыгыз сөенечле хәл һәм олы мактауга лаек. Без яшәгән Балык Бистәсе тирә-юньдә иң матур, төзек төбәк булып танылсын иде. Халкыбызның табигатьне яратуы, аңа сакчыл карашы озак еллар дәвамында шулай дәвам итсен иде, - дип, ул әлеге чарада меңгә якын кеше катнашуын белдерде.

Чыннан да, бу көнне Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль трассасының сул ягында, районыбызның Боз сарае каршында тигез биш рәттә нарат үсентеләре утыртылып чыкты. Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовның  әйтүенә караганда, бу көнне биредә биш меңгә якын нарат үсентеләре утыртылды.

Агач утырту акциясендә Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчеләре Нияз Таҗмиев белән Альберт Закиров зур булышлык күрсәткәннәр. Аларның ярдәмнәре белән нарат үсентеләре утыртыласы җирне трактор ярдәмендә алдан сызып чыккан иделәр. Аннары үсентеләр дә махсус питомникларда ике ел тәрбияләп үстерелгән. Шулай булгач агач үсентеләренең яңа урында күтәрелеп китү мөмкинлекләре дә  зуррак.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса