Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирдания Әхмәтҗанова: «Хәрбиләрнең якыннары төрле юнәлеш буенча ярдәмгә өмет итә ала»

Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән балыкбистәлеләр гаиләләре белән очрашулар үткәрә.

  Узган атнада ул Биектау һәм Олы Мәшләк авыл җирлекләрендә оештырылды.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, хакимият хезмәткәрләре, әлеге авыл җирлекләре башлыклары, халыкны социаль яклау һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, волонтерлар катнашты.
Очрашу барышында хәрбиләрнең туганнары ирләренең, абыйларының, улларының исән-сау кайтуын түземсезлек белән көтүләрен, нәрсәгә мохтаҗ булулары турында сөйләделәр.
 – Хәзер без мөмкин булганча һәр гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтер өчен, хәрбиләрнең гаиләләренең ихтыяҗларын өйрәнәбез.
Балыкбистәлеләр Ватаныбызны яклыйлар, чын батырлык күрсәтәләр. Безнең егетләр һәм сез - аларның туганнары проблемалар белән  үзегез генә калырга тиеш түгел. Шуңа күрә бүгенге очрашуыбыз ачык сөйләшүгә багышланган, сез кирәк булганда һәрвакыт мәгълүмат, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз. Мондый чаралар хәрбиләрнең якыннары үзләрендә туган проблемаларны оператив хәл итү, төрле сорауларга җавап алу өчен үткәрелә.
Район, авыл җирлекләре администрациясе һәр гаилә белән аерым эшли. Хәрбиләрнең якыннары төрле юнәлеш буенча ярдәмгә өмет итә ала, - диде район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса