Фирдания Әхмәтҗанова:»Мәктәп юбилее бик матур шартларда уза»
Яңа уку елы башланыр алдыннан Балык Бистәсе 2нче мәктәбе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бәйрәмдә педагоглар, чыгарылыш сыйныф укучылары, уку йорты ачылуның беренче көннәреннән үк хезмәт куйган кешеләр катнашты.
Чарага әзерлек максатында мәктәп территориясендә төрле еллардагы чыгарылыш сыйныфларының фоторәсемнәрен стендларда урын алган иде.
Педагогик коллективның хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар белән очрашуы дулкынландыргыч булды.
Бәйрәм мәктәп ишегалдында узды. Парад өлеше шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән иде. Мәктәп директоры Мөнирә Талалаева барысын да мәктәп юбилее белән котлады.
- Балык Бистәсе урта мәктәбе 1992 елда ачылды. Бу вакыт эчендә 1677 укучы белем алган.
Быел азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды, тагын өч кабинетны яңартасы бар, - диде ул һәм коллективка яхшы эшчәнлеге, элеккеге чыгарылыш укучыларга мәктәпкә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.
Муниципаль район башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова котлады.
- Мәктәп юбилее бик матур шартларда уза. Төрле елларда биредә безнең районның һәм республиканың иң яхшы укытучылары укыттылар. Мәктәп Балык Бистәсе районын Россия Федерациясендә генә түгел,читтә дә танытты. Сезнең мәктәп талантлы һәм сәләтле укучылар тәрбияләде. Укытучыларга һөнәри җиңүләр, укучыларга укуда, спортта, иҗади эшчәнлектә уңышлар, ветераннарга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына – мәктәп тормышында актив катнашуларын теләп калам, -диде ул.
Мәктәп коллективын 20 елдан артык җитәкләгән беренче директор Илдус Фатыйховны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ул мәктәпнең ил өчен авыр туксанынчы елларда ничек төзелгәнен сөйләде. "Ата-аналар бу мәктәпнең булуын бик теләделәр. Мин эшләгән укытучыларга бик рәхмәтле. Алар мәктәп ачылган көннән бирле күп хезмәт куйдылар. Без укытучылар һәм укучылар коллективы өчен дустанә атмосфера тудырырга, яңа идеялар табарга тырыштык. 5-6 елдан безнең мәктәп районда үз урынын яулады. Аны 2нче мәктәп дип атый башладылар. Уку, спорт һәм мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәләр дә арта барды".
Ул барлык хезмәттәшләренә чын күңелдән рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек һәм яуланган позицияләрен югалтмауларын теләде.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наил Кәлиев киләчәктә бөтен мәктәпне ремонтлау планлаштырылуы турында шатлыклы хәбәр җиткерде, бүләк тапшырды.
Төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар мәктәп тормышыннан истәлекле вакыйгаларны искә төшерделәр, укытучыларына рәхмәт әйттеләр. Безнең мәктәп һәрвакыт яңалык, креатив булуы белән аерылып торды, диделәр 29 ел элек мәктәпне тәмамлаган беренче чыгарылыш укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia