Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фирая Әхтәмова – үз фәне һәм укучыларына чиксез мәхәббәте белән яшәүче кеше

Һәр буынның укыту эше белән генә чикләнмичә, остазга әйләнгән, илһам биргән һәм һәр балага тормышта үз юлын табарга ярдәм иткән укытучылары була.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, үз гомерен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган тәҗрибәле укытучы Фирая Каюм кызы Әхтәмова – шундый остазларның берсе.

Фирая Каюм кызы 1966 елның 23 апрелендә Балык Бистәсе  районының Югары Тимерлек авылында туа. Яшьтән үк белемгә омтылуы һәм активлыгы белән башкалардан аерылып тора. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Уку еллары аның холкын тагын да чыныктыра: ул яхшы укучы гына түгел, ә коллективның җаны була – төркемдәшләренә ярдәм итә, үзешчән сәнгатьтә катнаша һәм һәрвакыт кураторның таянычы була.

Педагогик юлын Фирая   1988 елда Яңа Арыш авылында башлый. Шунда ук ул үзенең тормыш иптәшен очрата, һәм бүгенгә кадәр – 38 ел дәвамында бәхетле гомер итәләр. Ике бала тәрбияләп үстерделәр.

Ул туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Дистә елдан артык директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Аның төп хезмәте – укыту. Югары квалификацион категорияле укытучы буларак, ул тирән белемгә ия, укучыларында рус теле һәм әдәбиятына карата кызыксыну уята белә.

Фирая  – үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучы. Үзалдына ул югары максатлар куя: укуны интенсивлаштыру, балаларда рус теленә карата кызыксыну уяту һәм аларда ныклы аралашу күнекмәләре формалаштыру. Мөгаллимәбезнең дәресләре – ул кагыйдәләрне өйрәнү генә түгел, ә чын дәрәҗәсендә әдәбиятка кызыксыну уяту.

Фирая Каюм кызының педагогик шигаре – һәр укучыга индивидуаль якын килү һәм һәр баланың шәхесен хөрмәт итү. Ул белем генә биреп калмый, ә фикерләргә, тоярга һәм сүз матурлыгын аңларга өйрәтә, шуңа күрә дә аның укучылары ел саен район һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңү яулый, имтиханнарда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы елларда аның укучылары Зилә Вәлиева (91 балл), Зилә Садыйкова (85 балл), Ризәлә Гыймадиева (80 балл), Данияр Галимов (81 балл), Рәҗәп Вәлиев (80 балл), Азалия Шәмсевәлиева (80 балл) имтиханнарда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Фирая Әхтәмова үзенең осталыгын даими камилләштереп тора: ул ел саен «Ел укытучысы» республика конкурсында һәм сыйныф җитәкчеләре бәйгеләрендә катнаша, күп тапкырлар аларда җиңү дә яулый. Аның җитәкчелегендә укучылар төбәкара һәм республика конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясыйлар, «Синең беренче адымың медицинага», «Безнең тирәлек экологиясе», «Барыбыз да балачактан», «Әхмәт Гадел укулары», «Йөрәгең белән батырлыкка кагыл» кебек проектларда призлы урыннар яулыйлар.

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Фирая Каюм кызы Әхтәмова күпсанлы мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнгән. Аның педагогик талантына һәм эшенә бирелгәнлеген район да, республика да югары бәяли.

2002 елда ул «Ел укытучысы» район конкурсында җиңүче булды. Шул вакытта ук аның иҗади якын килүе һәм эшенә бирелгәнлеге район мәгариф бүлеге грамотасы белән билгеләнде.

2005 елда ул уку процессына мәгълүмати технологияләрне актив керткәне өчен рәхмәт хатына ия була, ә 2008 елда – укучыларның эстетик һәм әхлакый үсешенә керткән өлеше һәм Рус теле елына багышланган стена газетасын бизәүдә катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.

Еллар узу белән, аның тәрбия системасындагы роле тагын да мөһимрәк була бара. 2015 елда педагогны балалар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше, ә 2016 елда – яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә намуслы хезмәте өчен  мактау грамоталары белән бүләклиләр. 2020 елда аның күпьеллык эше республика дәрәҗәсендә – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бәяләнгән.

2019 һәм 2021 елларда – район мәгариф бүлеге мактау грамоталары, ә 2025 елда ике зур бүләк иясе була: берсе – республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесен әзерләгәне өчен, икенчесе – «Татарстан Республикасы мәгарифе һәм фәне отличнигы» билгесе.

Бу бүләкләр – казанышларны тану гына түгел, ә көндәлек хезмәт, балаларга мәхәббәт һәм үз эшенә бирелгәнлекнең чагылышы. Әмма аның төп бүләге – укучыларының рәхмәте һәм уңышлары, алар аның зирәлегенең, сабырлыгының һәм үз эшен чиксез яратуының нәтиҗәседер.

Фирая Әхтәмова – үз фәне һәм укучыларына чиксез мәхәббәте белән яшәүче кеше. Ул бүген дә үз эшенә тугры хезмәт итә. Аның өчен иң мөһиме – сыйныфта матурлык, үзара аңлашу һәм җылылык атмосферасы тудыру.

Мондый Укытучы булу – чын байлык!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса