Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фидаилне һәрвакыт көтеп алабыз

Яңа Арыш авылына хәрби хезмәткәр Кәримов Фидаил махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтканда, аның әнисе, якыннары, туганнары гына түгел, без дә укучыларыбыз белән сагынып көтеп алабыз.

Эшләре тыгыз булуга карамастан, Фидаилне китапханәгә чакырып, очрашулар уздырабыз. Һәр очрашу – үзе бер тарих бит. Бу кайтканда да мәктәп укучыларына үзенең хәрби хезмәте, көннәре ничек узуы турында, яшәү шартлары турында сөйләп узды. Ул арада  яшь буынга теләкләрен дә җиткерергә ашыкты.

– Сез дә, үсеп буйга җиткәч, туган илебезне якларсыз, сакларсыз. Яхшы билгеләргә генә укыгыз, тырыш булыгыз, – дип теләде.

Укучылар солдат абыйлары сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар.  Медальләре белән кызыксындылар. Чара барышында махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм егетләребезнең исән-сау өйләренә кайтуларын турында фикерләребезне җиткердек. Батырлык, туган ил, туган як турында шигырьләр укылды.

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган очрашуыбыз җылы мохиттә узды.

Фидаил, кайткан саен, укучыларга сюрприз әзерли. Бу юлы да укучылар, тәмле тортлар, шоколадлар белән сыйландылар.

Фидаил, сиңа барлык эшләрендә уңышлар, җиңүләр телибез. Исән-сау бул! Без сине зарыгып көтәбез!

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса