Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фидаиль Шакиров: " Юллар авыр булса булсын, Тик соңгысы гына булмасын”

Ул бүген дә юлда. Гомеренең 40 елга якынын машина йөртә. Шул дәвердә узылган чакрымнарны якынча гына санасаң да җир шарын ничәмә-ничә мәртәбә әйләнеп чыгарга мөмкин булыр иде.

Балтач авылында Нәгыйм һәм Шәмсебадәр Шакировлар гаиләсендә туа Фидаиль. Яшьтән үк апасы Розалия, абыйсы Вәкил үрнәгендә йорттагы эшләрне энесе Фәнил белән башкарырга туры килә. Аның өстәвенә мәктәптә техник хезмәткәрләр булып эшләүче әти-әниләренә утын ярырга, су ташырга, атны хәстәрләүдә дә булышалар.

Узган гасырның 70 нче еллар башында авылда яшәүчеләр хуҗалыкта кирәк техника: “Дружба” агач кискече, мотоциклларга һәм башкаларга ия була башлыйлар. Бу гаиләдә аларны беренчеләрдән булып юнәтәләр.

Техника гел төзек кенә булмый. Әтисе, абыйсы белән бергәләшеп, соңрак инде үзе генә дә “казына” башлый, төзексезлекнең сәбәбен ачыклый торган була Фидаиль. Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби комиссариат аны берничә сыйныфташы белән бергә Мамадыш шәһәрендәге автомәктәпкә юллый. Биредә аларны хәрби хезмәт белгечләре - машина йөртүчеләр итеп әзерлиләр.

Армия сафларында Германиядә урнашкан Совет гаскәрләре группасында (ГСВГ) үрнәк рәвештә хезмәт итә. Соңыннан күмәк хуҗалыкта машина, автобус йөртә. Авыллар аерым хуҗалыклар булган чорда “Балтач” кооперативында баш инженер вазыйфаларын башкара. “Кулон-Агро” хуҗалыгында тракторист, шәхси эшмәкәр хуҗалыгында сөт ташучы, автобуста мәктәп балаларын йөртү һәм башка күп төрле эшләр башкарырга туры килә аңа.

Җәмәгате Гөлсирин белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Инде оныклар бәхете татыйлар.

Хәзерге вакытта Фидаиль районда урнашкан “Русский мрамор” җәмгыятен республиканың төрле якларыннан чимал - итлек маллар белән тәэмин итүдә хезмәт куя.

Үз вакытында күп сәхнәләрдә чыгыш ясаган, җырга-моңга гашыйк әлеге затка җырдагыча:

“Юллар, юллар

авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын”,

-      дигән теләктә калабыз.

 

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса