Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фидаиль Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты

Яңа Арыш авылына хәрби хезмәткәр Фидаиль Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты.

 Мөмкинлектән файдаланып, без, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән аның өенә, Фидаиль янына, гаиләсенең хәлен белергә бардык. 

Ул 2022 елның сентябрендә үк мобилизацияләнә, тумышы белән Ырга авылыннан, Бәтке мәктәбен тәмамланган егет. Бүгенге көндә Фидаильнең гаиләсе Яңа Арыш авылында яшиләр. Бик акыллы егет. Ул безнең белән бик рәхәтләнеп аралашты.  Мәктәп укучыларына үзенең хәрби хезмәте, көннәре ничек узуы турында, яшәү шартлары, солдатлар арасындагы дуслык турында сөйләде. Фидаиль яшь буынга теләкләрен дә җиткерде:

¬-Һәр көнегезне шатлык белән каршы алыгыз, яхшы билгеләргә генә укыгыз, тырыш булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, олыларга ярдәм итегез.Тыныч тормышның кадерен белегез, - диде. Шулай ук укучыларга солдат абыйлары кебек батыр, кыю булып, туган илебезне яратып үсүләрен теләде. Укучылар солдат сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сораулары да шактый иде. Аларга җавап алдылар.

Әлбәттә, якыннары кыска вакытка булса да кадерле кешесенең кайтуына бик шат, аларның хисләрен сүзләр белән генә аңлату кыен, озак вакыт күрешми торгач һәм борчылып көткәннән соң, газиз улын кочаклау мөмкинлеге бигрәк тә әниләр өчен зур бәхет. Бу көнне без Фидаильнең әнисе Мәгъшия апа белән дә сөйләштек. Улының кайтачагы турында ике генә көн алдан белүе, бик көтүләре, әзерләнүләре турында әйтте. Фидаиль кайтканнан соң аның белән күрешеп сөйләшү өчен аларның йортына туганнары һәм якыннары җыелып, аш уздыруы турында да сөйләде. Фидаильнең әнисе махсус операциянең тизрәк тәмамлануын һәм улының өйгә кайтуын бик көтә. «Улыбызның ялга кайтуына бик шатбыз, әлбәттә, яңадан аерылу авыр булачак. Кайтуын бик көтәчәкбез, һәр көнне догалар укыйм, барлык ир-егетләребез дә исән-имин  кайтсыннар, барыбызга да тынычлык телим!”- диде Мәгъшия ханым.

 

Дәвамын " авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,

Яңа Арыш авылы китапханәсе мәдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса