Фестиваль - ул дуслык, бердәмлек һәм шатлык
Шушы араларда республикабызда "Созвездие-Йолдызлык-2021" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары барды. Фестиваль Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты, күп милләтле Татарстанның иң яхшы милли проекты булып санала.
Узган шимбәдә бездә – Балык Бистәсендә фестивальнең зона туры булып узды. Балык Бистәсенең иң талантлы яшьләре Питрәч, Лаеш, Мамадыш районнарыннан килгән яшьләр белән сәхнә тоттылар. Биредә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә көч сынашты. Фестиваль ике көн дәвам итте. Аларга бәяне мәртәбәле жюрилар бирде.
Фестивальнең ачылу тантанасында сәхнәдә кунакларны район башлыгы Фирдания Әхмәтҗанова сәламләде. Катнашучыларга уңышлар теләде. Быел әлеге фестиваль үзгә оештырылды. Район мәдәният йортында ул тамашачыларсыз гына барды. Турыдан-туры трансляцияне исә онлайн аша күзәтергә мөмкин иде. Ә бәйгедә катнашучылар фойеда экран аша күзәтте.
Иң беренчеләрдән булып сәхнәдә Питрәч талантлары чыгыш ясады. Иртәнге сәгать уннан төштән соңгы өченче яртыга кадәр сәхнә тотты алар. “Безнең авыл бик зур, кешеләре тату яши. Балалар да күп. Биш бию коллективы бар. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале барлыкка килгән елдан бирле, егерме бер ел дәвамында, бу бәйгедә катнашабыз. Республика күләмендә беренче һәм икенче урыннарны алдык. Инде бүгенге бәйгегә җиденче буын бию төркеме белән килдек. Бу төркем - 6 яшьтән алып 21 яшькәчә егерме баладан торган катнаш составтагы коллектив. Бүген биредә үзебезнең авыл турында сөйләүче “Где дорога, там и путь” һәм сюжетлы, уенлы “Великолепный маляр” биюләре белән чыгыш ясыйбыз. Балалар бик тырышып әзерләнделәр, бәйгегә бик җаваплы карыйлар. Хореография буенча безнең районнан барлыгы тугыз коллектив катнаша,- дип сөйләде Питрәч районы Кощаково авылы “Гретта” халык хореография коллективы җитәкчесе Людмила Александрова. “Улым Данил дүрт яшьтән вокалга, бию түгәрәгенә йөри.
Бүген фестивальдә үзе генә җырлый, коллектив белән бии. Бишенче ел рәттән әлеге бәйгедә катнашабыз”,-ди әнисе Маргарита Сабирҗанова. “Миңа җырларга да, биергә дә бик ошый. Бүген дә сынатмаска тырышам”,-дип сүзгә кушылды Данил.
Төштән соң сәгать өчләрдә сәхнәгә Лаеш районы талантлары күтәрелде. Көн дәвамында сәхнәдә генә түгел, сәхнә артында да тормыш гөрләп торды. Репетиция, киемнәр әзерләү, киенү, бизәнү кебек күңелле мәшәкатьләр иде ул. Шул әзерлек арасында Лаеш халкы белән дә аралашып алдык. “Миңа унөч яшь, биш яшьтән вокалга йөрим. Фестивальдә беренче һәм икенче урыннарга ия булганым бар. Җырларга бик яратам. Әбием һәм бабам ягыннан да матур җырлаучылар күп.Бүген ике җыр башкарам, шулай ук ансамбль белән дә чыгыш ясыйм”, - ди Илзирә Яруллина.
“Әлеге фестивальдә улым Зөбәер беренче ел гына катнаша. Зур сәхнәдә беренче чыгышы. Район турында конферанс номинациясендә икенче урынны алдык та, зона турына килдек”,-дип сөйләде Сөмбел Вәлиуллина. “Без Лаеш районы Пәрәү авылыннан, фестивальгә “Алтын канатлар” бию төркемен алып килдек. Бу коллектив 2008 елдан бирле бәйгеләрдә катнаша. Ничә буын олыларны чыгардык, алар урынына яшьләр килде. 2019 елда әлеге фестивальнең гала-концертында өченче урынга лаек булдык. Балык Бистәсенә икенче тапкыр килүебез,- дип сөйләде бию төркеме җитәкчесе, Пәрәү авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәридә Гомәрова. Камилә белән Әминә Шаһитовалар бертуганнар, әлеге бию төркемендә бергә чыгыш ясыйлар. “Сеңлем белән бергә биегәч күңелле. Биергә бик яратабыз”,- ди Камилә.
Кичен безнең район талантлары чыгыш ясады. Әти-әниләре, туганнары барысы да бу сәгатьләрдә онлайн аша балалар чыгышын күзәткәндер, мөгаен. “Булдырасың кызым, я улым”,- дип күңелдән генә көч биреп торгандыр алар.
Фестивальнең икенче көне
Фестиваль ял көнне дә дәвам итте. Бу көнне сәхнәне Мамадышлылар тотты. “Без әлеге фестивальдә ел саен катнашабыз. Бу юлы да җырлар, биюләр, алып баручылар, ягъни конферанслар алып килдек. Барлыгы өч йөзгә якын бала, иң кечкенәсенә - дүрт, иң олысына егерме бер яшь. Һәр елны алдынгы урыннар алабыз. Һәм узган ел Мамадыш тарихында беренче тапкыр “Каприз” бию төркеме Гран-прига ия булды. Бу җиңүләргә барыбызның да тырышлыгы, көче салынган. Көчле дигәннән, район башлыгының өлеше зур. Ул һәрбер җитәкчене белә, элемтәдә тора, ярдәм итә. Гала-концертка да киләм, дип хәбәр бирде», - дип сөйләде яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Эльмира Әхмәтова. “Кызым Зәринә быел ачылган “Квантики” вокаль-хореография ансамбленә йөри башлады. Бүген алар биредә чыгыш ясый. Әзрәк дулкынлана ул. Шулай булса да уңышлы чыгыш ясар дип уйлыйм, - ди әнисе Люция Дәминова.
Һәр районның чыгышында, җырларында, биюләрендә дуслык, бердәмлек атмосферасы чагылыш тапты. Аларның чыгышлары бердәм булулары белән олы көчкә ия иде.
Гала-концерт
Кичен исә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы гала-концерты булды.
- Бездә зур бәйрәм. Сезне 2021 елның 21 мартында Балык Бистәсе җирендә сәламләвебезгә, безнең йолдызчыкларыбызны - балаларыбызны каршы алуга һәм хөрмәтләүгә шатбыз. Барыгызга да сәламәтлек һәм яңа уңышлар телим, - диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов.
Татарстанның атказанган артисты Зилә Сөнгатуллина республика Президентына киләчәккә берничә дистә ел алга карап, талантлы балаларны ачыклау өчен уникаль проект булдырганы һәм генераль продюсер Дмитрий Тумановка аның үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов югары һөнәри осталыгы, «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивален үткәргәндә балалар иҗатына нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгының Мактау грамотасы һәм Балык Бистәсе районы билгеләнгән глобус белән бүләкләнде.
Сайлап алу турында катнашучыларга, әмма финалга үтә алмаучыларга бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды. Балык Бистәсеннән Булат Мусин (кече төркем) “Конферанс” номинациясендә һәм Аделина Текин (вокал-соло, урта төркем) иҗади эзләнүләре өчен жюриның махсус бүләгенә лаек булдылар.
Милания Ананьева (кече төркем) шул ук номинациядә өченче урынга ия булды һәм Казанга супер-финалга махсус чакыру алды.
Самат Сибгатов һәм Азамат Сибгатов (кече төркем), Алинә Кәримова (өлкән төркем) – “Конферанс” номинациясендә 2 нче урын, Азамат Касыймов (2 нче кече төркем) – “Вокал соло” номинациясендә 2 нче урын яуладылар.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм Зилә Сөнгатуллина фестивальнең зона турында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Балык Бистәсе районыннан «Вокал-соло» номинациясендә Айлин Гасанли (1 нче кече төркем), Азамат Кадыйров (урта төркем), Алия Шаһиева (урта төркем), Миләүшә Әмирова, Галиябану Мингалиева (өлкән төркем), Алия Шаһиева җиңүче булдылар һәм 1 нче урынны яуладылар. Алия Шаһиевага бүләкләр җыелмасыннан тыш, элиталы «Мелита» иганәчесеннән тун бүләк иттеләр.
Биючеләребез дә менә дигән чыгыш ясадылар. «Хореография» номинациясендә - «Рапсодия» балалар хореография коллективының кече һәм урта яшь төркемнәре, «Кама йолдызчыклары» коллективының урта яшь төркеме беренче урынга лаек булды.
- Әлеге фестивальдә 1 нче сыйныфтан бирле ел саен диярлек катнашам. Мин монда бик күп дуслар таптым, кешеләр белән иркен аралашам. Кечкенәдән җырлыйм. Җыр минем өчен күп нәрсә дигән сүз, мин музыкаль гаиләдә үстем. Беренче урынны яулавыма бик гаҗәпләндем. Йолдызлыкта беренче җиңүем. Бу минем һәм әти-әнием өчен зур шатлык, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Масловка мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Галиябану Мингалиева.
Продюсер, сценарист, режиссер Владимир Фишерман да фестиваль турында үз фикерләрен җиткерде:
-Мин конкурсның жюри составында беренче тапкыр. Әлеге проектны күптән күзәтәм. Берничә финал язмасын күрдем һәм фестивальнең дәрәҗәсе арта дип саныйм. Продюсер һәм режиссер буларак балалар белән бәйле күп кенә халыкара фестивальләр эшләдем. Тик бу фестивальгә дөньяда тиңнәр юк. Балалар артист буламы, әллә юкмы, анысы мөһим түгел. Иң мөһиме - ул балаларга тормышта өмет бирә. Алар рухланып, дулкынланып энергия белән шөгыльләнәләр һәм бу аларда гомер буена сакланачак. Фестивальне оештыручыларга һәм нигез салучыларга, фестивальне хуплаучыларга һәм аны бөтен дөньяга таныткан Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт, - диде ул.
Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Райлә Гарипованың: «Бу балаларның киләчәктә безнең республиканың мәдәниятын башка илләрдә дә танытачаклар», - дигән сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Әйе, моның шулай булачагына шик юк.
Таңсылу Минһаҗева, Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа