Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәүзия Хөсәенова: «Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә»

Агымдагы елның Россия Президенты Владимир Путин карары белән “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итүе укытучыларның югары статусын тану һәм аларның башкарган эшенең мөһимлеге турында сөйли

Һәр кешенең күңел почмагында балачагы, яшьлеге яши. Хатирәләргә уралган гомер көзенә җиткәндә ул аларны кабат барлый, мәртәбәле үткән юлына горурлану хисләре кичерә.
Район үзәк китапханәсендә узган чара ике буынны – өлкән һәм урта буынны очраштырды. Аны Балык Бистәсе гимназиясенең ветеран укытучылары һәм бүгенге көндә мөгаллимәлек иткән педагогларның үзара тәҗрибә уртаклашуы дип тә әйтергә булыр иде. 
-Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Теләсә кем мөгаллимәлек итә дә алмас иде. Мәктәптә эшләү өчен һәр баланы үзеңнекедәй якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, борчу-шатлыкларын уртаклашырга һәм ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Бүгенге кичәгә чакырылган укытучылар менә шул сыйфатларны үзләренә туплаган, - диде кичәне оештыручы Фәүзия Хөсәенова.
Чыннан да озак еллар гимназиядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар Тәнзилә Шәйхетдинова,  Гөлсинә Гәрәева, Сәвия Абрарова, Венера Гыйлемханова педагоглык тәҗрибәләре буенча бик күп яшьләргә остазлар. Үзләре укыткан, белем биргән укучылары белән горурланырлыклары да бар. Араларында авыл хуҗалыгы өлкәсенең дәрәҗәле урыннарында эшләүчеләр, мөгаллимнәре  салган сукмактан китеп хәзерге вакытта республикабызның төрле район, авылларында укытучы булып эшләүчеләр дә шактый. “Мәктәпне, укучыларны сагынмыйсызмы? Укучыларыгыз белән элемтәдә торасызмы?” дигән сорауларга бик теләп җавап бирде алар. Үзләренең  дәрес биргән вакытларын, укучыларның шаянлыкларын елмаеп искә төшерделәр, шул ук вакытта аларның әле дә онытмауларын ярату, сагыну аша җиткерделәр.
Остазлары янәшәсенә чакырылган тәҗрибәле педагоглар Роза Горшкова, Энҗе Галиуллина, Миләүшә Шәйхетдинова, Гөлчәчәк Миңнуллина, Наилә Сафинаның да иңнәрендә күпьеллык хезмәт тәҗрибләре бар. Алар үзләренең фәннәре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, дәрес вакытындагы кызыклы мизгелләрне искә алдылар. 
 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса