Күп итеп мәче, эт асраучылар да бар, киләчәктә аларның да санын киметергә ниятлиләр. Киләсе атнага Дәүләт Думасы депутатлары шулар хакында сөйләшәчәк. Ташбака, күсе, кәлтә еланы асраучыларга бу кагылмый. Ә менә зуррак җәнлек тотучыларга уйланырга нигез бар. Хөкүмәт кайбер нәселле этләр тотуны да тыймагае. Эксперт-кинологлар, эт тотучылар клубы һәм питомниклар куллана торган классификацияне истә тотканда, әлеге категориягә алабайлар, доберманнар, бультерьерлар һәм бульдоглар да керергә тора.
Гали Исхаков, Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары:
- Әлеге закон проекты һичшиксез кабул ителергә тиеш. Бездә фатирларында унар эт тотучылар да бар. Ул йорттагылар этләр тавышына түзеп яшәргә мәҗбүр, алар әле ишегалдындагы комлыкларны пычраталар. Нәселле кыйммәтле этләр тоталар, аларга бит тиешле шартлар булдыру зарур. Көненә кырык-илле чакрым йөгерә торган этләргә андый мөмкинлек тудырмыйсың икән, ул энергиясен кая куярга белми, нервылана, кешеләргә ташланырга мөмкин. «Йорт җәнлекләрен тоту турында»гы законда аларның хокуклары турында әллә никадәр язылган, ә вазифалары хакында бик аз күрсәтелгән. Кыргый җәнлекләргә килгәндә, алар фатирда түгел, далада яшәргә тиеш.
фото из соцсетей.
Нет комментариев