Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фаяз Галимов: «Ул фотосы аның соңгы фоторәсеме булды»

«Кошларда да кеше язмышлары, Чит илләргә китеп барышлары...»

Бу җырның сүзләре Күгәрчен авылына барышлый искә төшеп мине уйларым белән еракларга алып китте. Чынлап торып уйласаң, безнең махсус хәрби операциядәге егетләребезгә туры килгән кебек бу җыр. Чөнки алар да чит җирләргә китеп, илебезнең тыныч-имин булуын теләп күпме яшь гомерләр шунда өзелеп кала.

Күгәрчен авылыннан байтак егетләрнең махсус хәрби операциясендә катнашканнарын ишетеп белә идем. Бүген исә үзем шул якларга юл тотып, анда һәлак булып калган егетләребезнең әти-әниләре белән якыннан танышып кайтырга булдым.

Иң беренче итеп Фаяз һәм Фәүзия Галимовлар гаиләсенә керергә уйладым. Йортларын озак эзләргә туры килмәде. Авыл уртасындагы өйнең почмагына куелган мемориаль такта “Айнур монда яшәде” дигән кебек үзенә дәште.

Мин килгәндә Айнурның әтисе Фаяз абый ишегалдында вак-төяк эшләр белән мәшгуль килсә, әнисе Фәүзия апа өйдә кичке ашка аш-су хәстәрләү белән мәш килә иде.

Күңелләрендә сагыш, йөрәкләрендәге яралары сулкылдап улларын искә төшереп торса да, алар бер-берсен юатып, язмышка шулай язылгандыр инде, дип, калган балаларына гомер теләп яшәүләрен дәвам итәләр.

Фәүзия апа тумышы белән Котлы Бөкәш авылыннан икән, пенсиягә ул картларны карау хезмәтен башкарып лаеклы ялга китә. Фаяз абый гомерен техникага багышлый. Тракторист булып хезмәт куя.

Фәүзия апа каушап калганлыктан, сүзне Фаяз абый башлады.

-Айнур балачакта нинди бала иде, - димен?

-Айнур кечкенәдән шук, ачык йөзле, аралашучан, ярдәмчел бала булып үсте. Безнен ике улыбыз, бер кызыбыз бар иде. Хәзер инде безнең бер ул һәм кызыбыз калды. Аллага шөкер, алар гаиләлеләр, ял саен кайталар, оныкларыбыз бар. Исән генә булсыннар инде. Алар кайткач күңелләр күтәрелеп китә. Чак кына булса да онытылып торабыз, - ди ул уфтанып.

-Айнур махсус хәрби операциягә үзе теләп киттеме?

-Айнур Казанда автосервиста эшли иде. Күп кенә иптәшләре анда киткәч, беркөнне улыбыз кайтты да, әни, әти мин контракт төзим, дусларым бөтенесе дә китеп беттеләр, мин монда кала алмыйм, диде. Ныклап уйладыңмы, ашыкма әле китәргә дип тә карадык. Әмма ул барыбер сүзендә торды, документларын җыеп 2024 нче елның 24 февралендә китеп тә барды.

- Киткәндә ниләр әйтте соң?

-Киткәндә һәрвакыттагыча елмайды да, әнисен кочаклап алды, борчылмагыз, мине анда киткән дип уйламагыз, бары шәһәрдә генә дип белегез диде дә, машинага утырып  китеп тә барды. Анда бару белән аларны укытканнар, өйрәткәннәр һәм озак та тотмый алгы сызыкка кертәселәрен әйткәннәр. Айнур алгы сызыкка керәсе көннең алдагысында безгә шалтыратып безнең хәлләрне белеп алды, алгы сызыкка керәселәрен әйтте. Һәм безгә шул көнне үзенең фоторәсемен телефоннан юллады. Ул фотосы аның соңгы фоторәсеме булды. Беркайчан да зарланмады. Бар да тәртип дия иде.

-Шуннан Айнур башка әлемтәгә чыкмадымы инде?

- Юк, башка без аның тавышын ишетмәдек. 30 март көнне без авыз ачтырдык, шул көнне Фаяз урамнан керде дә миңа әйтә: “Фәүзия, өй түбәсе өстендә кара каргалар өерем булып оча, нәрсә булыр микән”, диде.

Шул көнне безнең малаебыз анда һәлак булган. Безгә аның һәлак булганын килеп әйттеләр. Бик авыр булды моны ишетү.

39 яшендә генә иде бит. Яшь килеш арабыздан китеп баруы һаман да күңелгә тынгы бирми. Озатырга бик күп иптәшләре, дуслары, якыннарыбыз килгән иде. Аларның һәркайсы үзенчә безнең хәлне җиңеләйтергә тырышты, без аларга барысына да нык рәхмәтлебез.

Бала хәсрәте бик авыр, безнең кебек балаларын югалткан һәрбер ата-анага да сабырлык һәм түземлек телибез. Егетләребез тизрәк туган якларына кайтып якыннарын сөендереп матур итеп яшәргә язсын иде, - ди Фәүзия апа.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса