«Эх, гармуннар уйный белсәм...» фестиваленең чираттагы туры Юлсубино авылында узды
Республикада игълан ителгән «Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан уздырылучы «Эх, гармуннар уйный белсәм...» («Играй гармонь»)дип аталучы чараның өченче туры Юлсубино авылы җирлегендә урнашкан «Күгәрчен чишмәсе» ял итү мәйданчыгында үтте.

Көннең шактый ук эссе булуына карамастан фестиваль тамашасын карарга авыл халкы һәм төрле җирләрдән махсус кайткан кунаклар билгеләнгән вакытта килеп урнаштылар, килүләрен дәвам иттеләр.
Чараны Юлсубино мәдәният йорты мөдире Әминә Гатиятова башлап җибәрде һәм котлау сүзләрен җиткерү өчен район башкарма комитетының мәдәният һәм социаль сферасы бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллинаны чакырды.
-Хөрмәтле Балтач авылы халкы, кайткан кунаклар, фестивальдә катнашучылар!
Барыгызга да күтәренке кәеф телим. Мәдәният хезмәткәрләре - коллегаларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Уңышлы чыгышлар сезгә, -диде ул үз чыгышында.
Шулай ук катнашучыларга һәм тамашачыга котлауларын Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов та җиткерде.
Юлсубино авылы мәктәп директоры Нияз Гарипов һәм Сания Мөхәммәтшина бабай белән әби образларында җыр, гармун моңына багышланган театральләштерелгән өзек башкардылар.
Фестивальнең әлеге турында Уракча, Күгәрчен, Югары Тегермәнлек, Түбән Тегермәнлек, Күки, Ямаш, Котлы Бөкәш, Тәб. Чаллы, Юлсубино авыллары мәдәният йортларында эшләп килүче коллективлар, аерым башкаручылар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләренең үзара аралашып, дустанә булып эшләүләре күренеп тора. Һәрбер мәдәният йорты вәкиле чыгышларына үзләре белдерү ясадылар. Гармунчы төркемнәре башкаруында көйләргә тезмә, гармунга кушылып халкыбыз җырларын яңгыраттылар, Югары Тегермәнлек һәм Күгәрчен авылы ветераннары Гамир Шәфигуллин һәм Шәмгун Усманов үзләре иҗат иткән шигъри юлларны укыдылар, Юлсубино авылы мәктәбендә укучы кызлар төркеме биюләр башкарды. Фестивальдә катнашучы һәркемгә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Автор Нияз Шәйдуллин.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia