Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эте белән урам әйләнергә чыккан 9 яшьлек кыз юкка чыккан

Смоленск шәһәрендә 300 дән артыграк кеше 9 яшьлек кызны эзли.

Бу хакта «ТАСС» «Сальвар» эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза. Волонтерлар җирле автомобильчеләрдән видеорегистраторлар язмаларын соратып алган, югалган кыз яшәгән йортта, шулай ук күрше йортларда яшәүчеләрдән сораштырулар дәвам итә.Баланы  инде өченче тәүлек эзлиләр икән.

Моннан тыш баланың мобиль телефонындагы (ул аны өендә калдырган) барлык мәгълүматлар өйрәнелә. Анда шиккә салырлык ниндидер язышулар табылмаган.

9 яшьлек кыз сишәмбе – 24 февральдә иртән этен урамга алып чыккан җирдән юк булган. Фатир ачкычын үзе белән алмаган булган. Эте өйгә үзе генә кайткан.

Үтерү буенча да җинаять эше кузгатылган.

https://vatantat.ru/news/ete-belan-uramga-cygyp-kitkan-9-iaslek-kyz-iukka-cykkan-112728

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса