Эссе әфган җиле язмышларны
Телеп үтте , калды яралар. Р.Чураголов
Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 32ел тулды.
Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар хәтер белән яши - югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Әлеге язмам Хәлил Газиз улы Дәүләтшин хакында.
Ул 1966 елның 4 декабрендә Яңа Арыш авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Яшел Үзән районындагы училищеда шофер белгечлеге үзләштерә. Күп тә үтми, 1985 елның 18 апрелендә армия сафларына алына.
-Безне, иптәшләр белән 1985 елның май аенда Термез шәһәрендәге 261 отделения автомобиль батальонына җибәрделәр. Уку курслары үтүгә, Әфганстанның Хайратон дигән шәһәренә күчерделәр,-дип ул хатирләрен яңартып.
Хәлил абый Хайратон - Пули Хумри-Кундуз-Баграм-Кабул шәһәрләренә йөк ташый. Әфган гарасатыннан соң, Хәлил абый үз язмышын Ватанга хезмәткә багышлый. Бүген ул гаиләсе белән туган авылында яши. Авылда матур гомер кичерүче парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 30 ел гомер үтеп киткән.
Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмиләр, сынмыйча-сыгылмыйча, намуслы хезмәт юлы үтәләр. Бүгенге көндә алар мал-туар үрчетеп, сыер асрап көн күрәләр. “Сыерлы көн - сыйлы көн", - дип
юкка гына әйтмәгән борынгылар. Ул үзеңне дә, балаңны да, авыл халкын да тук итә. “Малларга яхшы тәрбия кирәк, өч тиен чыгармыйча, биш тиен керми”,-ди Хәлил абый. Эштән зарланмый алар, алга таба мал башын арттыру исәпләрендә. 2018 нче елда дәүләт программасы нигезендә маллар санын арттыру буенча субсидия дә алалар. Алар моңа бик рәхмәтле. Нурсилә апа сөтен, каймагын, эремчеген һәрвакыт әзерләп тора. Мәктәп эшенә дә өлгерә.
Хәлил абый Нурсилә апа белән үрнәк булырдай ике малай тәрбияләп үстерәләр. “Һәрбер әти-әни өчен иң зур бәхет - балаларының башлы-күзле булып, тормышларын алып барулары. Шөкер, икесе дә гаилә корды. Иң беренче бәхетем шул дип саныйм”,- ди гаилә башлыгы.
Дәһшәтле Әфган сугышыннан исән-имин әйләнеп кайтып, туган авылында үрнәк гаилә булып тырышып яши һәм эшли беләләр алар. "Безнең буын күргән афәтләр кабатланмасын, илләребез тыныч, күкләребез аяз, булсын иде",- ди ул. Алдагы көннәрегез шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авыл китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia