Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсезлек: кәгазьдә – юк, чынлыкта – күп

Катлаулы икътисади вәзгыять хезмәт базарындагы хәлләрне кискенләштерде. Рәсми саннарда эшсезлек күрсәткечләре тотрыклы үзе: ниндидер тискәре үзгәрешләр барлыгы сизелми. Әмма чынбарлыкта үзләренең эш урыны белән, бигрәк тә хезмәт хакыннан канәгать булмаучылар артканнан-арта. Штат кыскартылу аркасында эшен югалтучылар да бар. Әмма мәшгульлек үзәкләренә барып теркәлүчеләр бик сирәк. Нәтиҗәдә, җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән күрсәткечләр...


Белгечләр беравыздан агымдагы елда да илебездә эшсезлек үсеше дәвам итәчәк, дип белдерә. Компанияләр үз чыгымнарын тагын да оптимальләштерү ягын караячак. Хезмәткәрләргә таләпләр тагын да артыр, дип көтелә. Эш бирүчеләр универсаль, югары квалификацияле кадрлар тупларга тырыша. Хәзерге хезмәткәрләрне исә «үсәсең, өйрәнәсең яки эштән китәсең» дигән сайлау алдына куя.


КРИЗИСКА АРКАЛАНЫП...


Эш бирүче кризистан бик яхшы файдалана. Шул ук күләмдәге хезмәт хакы алу өчен, кешегә хәзер күбрәк көч түгәргә туры килә. Күпләр, ничек кенә авыр булмасын, урынымны югалтмыйм дип, барысына да түзәргә риза. Яңа эш табуы ай-һай авыр бит. Моның өчен эш эзләү сайтларын гына ачып карау да җитә. Җәй айларында аларда әле берникадәр җанлылык күзәтелсә, хәзерге вакытта тынлык.

HeadHunter компаниясе үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, 2016 елда илебездә эш бирүчеләрнең бары тик 32 проценты гына үз хезмәткәрләренең эш хакын арттыра алган. Әмма ул бик аз күләмдә булган.

Эш бирүчеләрнең 11 проценты исә, инфляциянең үсүенә дә карамастан, хезмәткәрләренең акчаларын хәтта киметкән дә әле. Росстат мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең реаль керемнәре узган елның гыйнвар-ноябрь айларында 5,8 процентка азайган.

- Хезмәт хакы бары тик файдалы казылмалар табу һәм химик җитештерү өлкәләрендә генә арта. Бу өлкәләрдә фактик эш хаклары шул ук нисбәттә 9 һәм 6 процентка өскә үрмәләгән. Автомобиль бизнесында керемнәр - 6, металлургиядә - 3, сәнәгать җиһазлары җитештерү тармагында 1 процентка кимегән. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: иң түбән хезмәт хаклары авыл хуҗалыгы тармагында, - дип хәбәр итә HeadHunter рекуртинг компаниясе.


ТАТАРСТАНДА БАРЫСЫ ДА АЛ ДА ГӨЛМЕ?


Республикабызда рәсми саннар шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыятьнең яхшы икәнлеген күрсәтә. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда узган ел ахырына эшсезлек дәрәҗәсе соңгы 20 елда иң түбән баскычка төшкән. 2015 елда бу күрсәткеч 0,9 процент күләмендә булса, 2016 елда ул нибары 0,7 процентка калган.



Республикабызда 14 мең эшсез исәпләнә, дип хисап тотты министр ел ахырында.

- Татарстан - төрле инвестицияле программаларны тормышка ашырган инновацион, сәнәгать потенциалы бик югары төбәк буларак, хезмәт базарында тотрыклы вәзгыятьне саклый ала, - дип искәртә Эльмира Зарипова.

Шул ук вакытта министрлык кул астындагы «Работа в России» порталында Татарстанда 30 мең вакансия тәкъдим ителә. Димәк, һәр эшсезгә республикабызда кимендә ике эш урыны туры килә дигән сүз.

Эшсезлек дәрәҗәсен тотрыклы дәрәҗәдә саклау өчен тармак министрлыгы федераль үзәк белән бик тыгыз эшчәнлек алып бара. Республикабызда шул рәвешле «кризиска каршы программа» тормышка ашырылган. Әлеге программаны гамәлгә ашыруга барлыгы 507 миллион сум акча каралган булган.


БОРЧЫЛЫРГА СӘБӘП ЮК


Республикабызда «Татфондбанк» һәм «Интехбанк»ка бәйле киеренкелек исә республикабызның хезмәт базарындагы вәзгыятьне какшатып җибәрергә мөмкин, билгеле. Иртәме-соңмы меңләгән банк хезмәткәре, эш урыннарын югалтып, эшсезләр рәтен тулыландырырга мөмкин бит.

Әмма Эльмира Зарипова монда бернинди куркыныч та күрми. Аның сүзләренчә, эшсез калган хезмәткәрләргә республикабыз 1300дән артык вакансия тәкъдим итәр хәлдә. Гади хезмәткәрләр өчен дә, топ-менеджерлар өчен дә эш җитәрлек, дип өметләндерәләр.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

фото nashibanki.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев