Эшмәкәрләргә яңа ярдәм чаралары
Эшләми торган көннәр игълан ителү сәбәпле эшмәкәрләр эшчәнлегенә янәдән зыян килде.
Шуңа күрә федераль дәрәҗәдә һәм республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары эшләнде. Алар турында без район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Вячеслав Токрановтан таныштырып китүен сорадык.
– 2021 елның 1 ноябреннән коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, кертелгән чикләүләр шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча федераль чаралар эшли.
Хөкүмәт ярдәм итүнең ике төп чарасын – грантлар һәм ташламалы кредитлар программасын яңартуны раслады. Бу 3 проект агымдагы елның март-июль айларында гамәлдә булган иде инде.
Грантлар – хезмәткәргә бер тапкыр бирелә торган түләү ул. Аның күләме 12 792 сум. Грант алырга мөмкин булган тармаклар исемлегенә 21 тармак, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре, балалар һәм өлкәннәр өчен өстәмә белем бирү, музейлар, стоматология кабинетлары, чәчтарашханәләр һәм башкалар бар.
Грантка дәгъва кылучы оешма кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында һәм икътисадый үсеш министрлыгының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар реестрында теркәлергә тиеш. Грант алу өчен эшмәкәрләргә Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинетында гариза бирергә кирәк. Гаризаны 1 ноябрьдән бирергә мөмкин. Ә түләүләр 15 ноябрьдә башлана һәм 2021 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Ярдәм алучылар дәүләтнеке булмаган фондларга хезмәт хаклары һәм грант акчасыннан салымны бер тапкыр түләүдән азат ителәләр. Ә фондлар үз чиратында, мондый акчалардан керем салымын түләүдән азат ителәчәк.
Иң зыян күргән тармак предприятиеләре һәм оешмалары өчен «ФОТ 3.0» кредит ярдәме программасы яңартыла.
Тулырак консультацияне эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Кайнар линия»сеннән 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia