Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшен яратуын  студентларга бирә алган ул

Рифкать балачакта иртә таңнан әтисе белән кырга барырга ярата, аның  хезмәте, булачак иген уңышы турындагы сүзләрен ишетеп үсә. Әтисе Чистай районының “Татарстан” күмәк хуҗалыгында механизатор булып эшли.

 Яздан җирне эшкәртеп бөртекле культуралар чәчсә, җәен терлек азыгы әзерләү, урып-җыю, көзен туңга сөрүдә эшли. Әнисе терлекчелектә бозаулар карауда хезмәт куя. Гаиләләрендә дүрт бала -  икешәр малай һәм кыз тәрбияләнә.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач Рифкать әтисе белән бергә көзге сука чорында прицепщик булып эшли. Авылның яшүсмерләре җәйге каникул чорында Шахмайкино һәм хуҗалыкның башка авылларында кыр эшләрендә ярдәмгә киләләр, хезмәт күнекмәләре алалар. Еш кына алар уку чоры башлангач та дәвам итә торган була әле.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Рифкать армия сафларында, артиллерия-ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган ягына әйләнеп кайтканнан соң ул белемен тирәнәйтү максаты белән Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлый һәм галим-агроном белгечлеге ала. Биредә фабрикада тегүче булып эшләүче Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы кызы Наиләне очрата. Рифкат укуын бетергәндә гаилә корып, иренең туган ягына, үзләре әйтмешли, “чирәм җир” күтәрергә кайталар.

Хуҗалыкның күмәк җыелышында бригада агрономы, соңыннан баш белгеч итеп сайлыйлар аны.  Алган белеме хезмәтендә зур таянычы була.

– Эшләр җайлы барды, тырышып хезмәт куйдык, – дип искә ала ул елларны Рифкать. – Җиңел булмады, эш күп төрле иде,  урып-җыю вакытында  иртәнге сәгать дүрттән кичке унберләргә чаклы эшләргә туры килде. Ел әйләнәсе бөтен игенчелек тармагы өчен җаваплы бит. Еллык планнар төзедек, чәчү өчен орлык материалларны яңарттык, техниканы әзерләдек. Эш башкару технологиясен төгәл үтәү өстендә зур эш алып бардык. Һәм боларның нәтиҗәсе буларак яхшы гына уңышларга ирештек.

Тиздән хуҗалыкны икегә бүләләр һәм аның яңа булдырылганына Яңа Чишмә районы Чаллы авылында  “Алга”  колхозына рәис итеп билгелиләр. Биредә ул алты ел хезмәт куя.

– Бу тагын да җаваплырак, күп көч сорый торган хезмәт иде. Тәүлекнең  теләсә кайсы вакытында килеп туган мәшәкатьләрне хәл итәргә кирәк булды. Барысы өчен дә җаваплылык тоярга, җаваплы булырга туры килде. Күп кенә объектлар, корылмалар төзелде, саный китсәң, саны алтмышка якынлаша, ди ул.

Гаиләләрендә ике кыз бала – Сөмбел белән Гөлүзә үсеп киләләр. Җәмәгате Наилә һәм кызлары белән бер-берсенә терәк булып яшиләр,  йорттагы барлык эшләрне бергәләшеп башкаралар. Инде алар да югары белемнәргә ия булып,  үз гаиләләрен корып  оныклар белән куандыралар.  Олысы Ульян шәһәрендә, кечесе Казанда яшиләр.

1992 нче елдан Садретдиновлар Балык Бистәсендә яшиләр. Инде менә 27 ел дәвамында райондагы урта профессиональ техник училищеда (хәзерге агротехникум) өйрәтү хуҗалыгы идарәчесе булып эшли Рифкать. Әлеге белем бирү йорты укучыларының практик эш күнекмәләрен арттыру белән җитәкчелек итә.

– Дәресләрдә алган теоретик белемнәрен курсантлар басуда һәм бакчачылыкта эшләп тирәнәйтәләр, – дип сөйли Рифкать. Эшкә өйрәтүче мастерлар алар белән бергәлектә трактор, комбайннарда эшлиләр. Җирне эшкәртәләр, чәчәләр, уралар-сугалар. Ашлыкны техникумдагы ындыр табагына алып кайтып чистартуда, амбарларга урнаштыруда катнашалар. Ә “утар хуҗабикәсе” белгечлегенә укучылар  яшелчәләр – суган, кишер, чөгендер һәм башкаларны үстерәләр. Аларны училище ашаханәсендә ризык әзерләгәндә тотабыз. Практик белем бирү күп төрле күнекмәләргә ия булуны сорый. Биредә техниканы да, игенчелекне дә яхшы белергә, шул ук вакытта тәҗрибәле педагог һәм психолог, икътисадчы да булу таләп ителә.

Менә шушы хезмәтнең нәтиҗәсе буларак  аларның төрле ярминкәләрдә катнашулары берничә тапкыр  югары бәягә ия була.

Рифкать Садретдинов үзенең күпҗеллык, тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы, Рәсәй Федерациясе авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыкларының, район башлыгының  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.  Хезмәт ветераны коллективта, поселокта, районда зур абруйга ия булган шәхес.  Үзенең бай тәҗрибәсен районыбызның киләчәге булган яшьләргә бирүдә өлеше күләмле булганына сөенеп эшләвен дәвам итә әле ул.

 

Светлана Кутлина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса