Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эшчәнлеккә яңа сулыш биреп

“Баржа башта Астраханьга, аннан ашлыкны сатып алучы Иранга юл тотачак. Бу ашлык экспортка китәчәк”,- дип аңлатты Андрей Юрьевич.

Район үзәгенең матур урынына урнашкан Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе бүгенге көндә уңышлы эшчәнлек алып бара. Биредә 43 кеше хезмәт куя. Коллективны Андрей Бельский җитәкли. 
Без бирегә килгән көнне Саратовтан килүче баржага арпа төяү бара иде. Җитәкче белән без причалда очраштык. “Баржа башта Астраханьга, аннан ашлыкны сатып алучы Иранга юл тотачак. Бу ашлык экспортка китәчәк” , - дип аңлатты Андрей Юрьевич.
-Без кабул иткән ашлык чистартыла, киптерелә, ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп эшкәртелә. Бүгенге көнгә предприятиенең ашлык саклау  складлары 26,5 мең тонна  сыйдыра.  Агымдагы елны 48,5 мең тонна ашлык кабул иттек. Биредә шактый еллар эшләүче хезмәткәрләр сүзләренә караганда, мондый күләмдә ашлыкны совет чорында да эшкәртмәгән булганнар. Безгә шулай ук җыеп алган уңышны киптереп бирү турында да мөрәҗәгать итәләр. Без аны үзебез дә күпләп сатып алабыз, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды җитәкче. 

(Тулырак газетадан укый аласыз) 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса